tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Шәйхразиев: Төбәкләрдә яшәүче татарлар Президент сайлауларында актив катнашырга әзерләнә
В.Шәйхразиев: Төбәкләрдә яшәүче татарлар Президент сайлауларында актив катнашырга әзерләнә

В.Шәйхразиев: Төбәкләрдә яшәүче татарлар Президент сайлауларында актив катнашырга әзерләнә

Россиянең һәр федераль округында яшәүче татарлар 18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашырга әзерләнә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерде. Бу нәтиҗәне ул федераль округларда татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәләре нигезендә ясаган.

Искәртеп узабыз, быел 7 февральдә Милли Шура Президиумы татар халкын 18 мартта Президент сайлауларында актив катнашырга чакырып, мөрәҗәгать кабул итте. “Президент сайлаулары күпмилләтле Россия Федерациясе гражданнарын берләштерүче, халкыбызның бердәмлеген күрсәтүче төп фактор булып тора. Без барыбыз да төрле, әлбәттә, безнең сәяси карашлар һәм фикерләребез дә төрле булырга мөмкин. Әмма без барыбыз да бер мәсьәләдә бердәм: без барыбыз да Ватаныбызның һәм анда яшәүче халыкларның матур яшәвен телибез. Аның халыкларының чәчәк атуын телибез. Һәм безнең бу бердәм омтылышыбыз сайлау кампаниясендә актив катнашуда чагылырга тиеш. Сайлаулар ул – халкыбызның милли үзаңы формалаша торган гражданлык активлыгының зур мәктәбе. Бөтендөнья татар конгрессы сезне барыгызны да илебезнең һәм халкыбызның югары мәнфәгатьләре хакына Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнашырга чакыра”, – диелә мөрәҗәгатьтә.

Президиум утырышыннан соң, Васил Шәйхразиев һәр федераль округтагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм төбәкләр җитәкчеләре белән очрашып чыкты. “Һәрбер очрашу вакытында татар автономияләре җитәкчеләре Президент сайлауларына әзерлек барышы белән кызыксынып, сораулар бирде һәм тәкъдимнәрен әйтте, Милли Шура Президиумы мөрәҗәгате турында хәбәрдар булуларын һәм аны кабул итүләрен белдерде. 18 мартта төбәкләрдә яшәүче татарлар үзләре, гаиләләре, оешмалары, дуслары белән сайлауга киләчәкләрен, башка милләт халыкларын да сайлауларда катнашырга өндәячәкләрен әйтте. Сайлауларның зур сәяси процесс булуын, аларның ил киләчәге өчен кирәк булуын аңлауларын белдерделәр, актив эшләячәкләренә инандырдылар”, – диде Милли Шура рәисе.

“Узган атнада Казанда Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та татар халкын Россия Федерациясе Президентын сайлауларда актив катнашырга өндәде. Миңнеханов милләттәшләребез тарафыннан бөтен татарларның Президенты буларак кабул ителә”, – дип искәртте Шәйхразиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*