tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Вакыт һәм кешеләр” – Себер татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган яңа китап
“Вакыт һәм кешеләр” – Себер татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган яңа китап

“Вакыт һәм кешеләр” – Себер татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган яңа китап

Себер татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеена багышлап чыгарылган “Вакыт һәм кешеләр”дип аталган яңа китап дөнья күрде. Яңа гына табадан төшкән китап белән беренчеләрдән булып юбилейга килгән кунаклар таныштылар. Җыентыкта үзәктә хезмәт иткән кешеләрнең хатирәләре, бүгенге көндә монда эшләүче хезмәткәрләр турында мәгълүмат тупланган.Очерклар җыентыгында өлкә газетабыз “Яңарыш”тан алынган мәкаләләр кертелгән, татар үзәге, үзәктә хезмәт итүчеләргә багышланган җирле шагыйрь-шагыйрәләребез Галия Абайдуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Хәлил Вагайлының шигырьләре урын алган.Китап мәдәният үзәге архивыннан алынган фотолар белән баетылган.

Автор-төзүче Гөлсинә Ташкеева: “Коллегаларыбызның хатирәләрендә утыз ел моннан элек шәһәр сәхнәләреннән тамашачыларын татар җырлар белән сөендергән, горурланып сөйләрлек шәхесләр турында укырлар.Укучыларыбыз китапны укып бик күп тарихи вакыйгаларны искә алырлар. 1989нчы елларны директор булып эшләгән Әнәс Гаитов хатирәләрендә һәртөрле авырлыкларны, каршылыкларны җиңеп , шәһәрдә татар мәдәниятен торгызу өчен бина булдырып эшләгән еллар турында язды.

Тубыллылар Әлфия Айданова (мәрхүмә),Сания Юсупова, Зәкинә Арангулова, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Нәҗия Хәкимова, Асаф Хаматгалиев, Октябрист Мәчитов, Айсылу Юнусова, Назалия Газиева, Вәлиулла Накипов һәм бик күп талантлы якташларыбыз турында да мәгълүмат бар.1991-2014 нче елларны Сәфиулла Ильясов җитәкчелегендә булдырган юнәлешләр әле бүген дә иҗади юлын дәвам итә. Китапка татар үзәгендә эшләп танылган, гомерләрен авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган, бүгенге көндә башка төбәкләрдә яшәгән, иҗат юлларында башка урыннарда эшләп мактауларга ирешкән, кайберәүләре әле бүген дә татар үзәгедә хезмәт итеп уңышлары белән танылган коллегаларыбыз Лилия Кәримова, Нәсия Уразова, Равиля Кутумова, Мәдинә Уразметова, рәссам Роза Әминова, Алсу Симонова, Рәмзия Жукова, Мөнәвәрә Андрущик, Фәгыйл Кәримов, Гөлфия Абайдуллина, Рузалия Корманалиева, Фатыйма Мамшанова һәм бүгенге яшь колективыбыз турында яңалыкларыбызны керттек. Себер татар мәдәният үзәгенең 35 еллыгына истәлекләр белән тулырак китапның дәвамы булыр дип ышанам,”-диде.

“Кешеләр һәм вакыт ” очерклар җыентыгын бастыруда матди ярдәм күрсәткән өлкә милләтләр комитетына, аның рәисе Евгений Воробьвка рәхмәтләрен юллады ул. 200 тираж белән чыккан китап кыска гына вакытта таралып бетеп тә бара, спонсорлар табылса әле аны кабат бастырып та булыр иде.Чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп чыгарылган җыентыкта милли юнәлештә хезмәт иткән якташларыбызның изге эшләре яктыртылган. Себер татар мәдәният үзәгенең тарихы, милләтебезнең язмышы, уңышлары, бүгенге иҗади хезмәте турында яңа чыккан китапны укып белерсез. Яңа китап белән себер татар мәдәният үзәгенә килеп таныша аласыз.Бу китапны шәһәр үзәк китапханәсендә дә табып була.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*