enrutat
Баш бит / Васил Гарифуллин: журналистикабыз милләтне берләштерсен
Васил Гарифуллин: журналистикабыз милләтне берләштерсен

Васил Гарифуллин: журналистикабыз милләтне берләштерсен

1962 елның 1 июлендә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында зур вакыйга була — биредә журналистика кафедрасы һәм бүлеге оештырыла. Идел буе төбәгендә журналистика белгечлеге алу мөмкинлеге тудырылган бердәнбер уку йортына әверелә ул. Кафедра һәм бүлеккә Казан дәүләт педагогика институты профессоры, әдәбият белгече Иван Пехтелев тырышлыгы белән нигез салына.

Кафедра югары уку йортлары укытучылары һәм галимнәреннән, журналист булып эшләүче яки гәзит-журналлар, нәшриятләр белән хезмәттәшлек итүче, шул ук вакытта фән белән шөгыльләнүче, укыту эшчәнлегенә сәләтле кешеләрдән, аспирантлардан туплана. Алар арасында танылган әдәбият белгече һәм журналист Гази Кашшаф, доцент Декабрина Лучинская, фотожурналистика остасы Җәвид Акчурин, тәҗрибәле каләм ияләре Станислав Антонов, Константин Петров, аспирантураны тәмамлаган яшь укытучылар Розалина Нуруллина, Мира Савельева, Людмила Пивоварова, Андрей Роот, соңрак Тамара Карлова, Мөнҗия Мәрдиева, Марлен Шамилов, Альберт Айнетдинов һ.б. була. Иван Пехтелевның вакытсыз вафатыннан соң кафедра белән яшь доцент Лев Юдкевич җитәкчелек итә башлый.

Кафедрада җирле матбугатны, татар журналистикасын өйрәнүне төп бурычларның берсе итеп куялар. Бу юнәлешкә язучы, публицист һәм галим Гази Кашшаф җитәкчелек итә. Шулай ук татар журналистикасы белгечлеге буенча укыту эше белән идарә итүне дә аңа йөклиләр. Ә 1972 елда остазы Гази Кашшаф фатихасы белән кафедра мөдире вазифасына Флорид Әгъзамов тәгаенләнә. Соңрак ул 30 ел дәвамында журналистика бүлеген җитәкли.

Бүлек 90 нчы еллар башында журналистика һәм социология факультеты статусын ала. Аның белән инде 11 ел дәвамында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин җитәкчелек итә. Факультет шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен — 50 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Шул уңайдан без КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллинга үзебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

— Белгәнебезчә, бүлекнең факультетка әйләнүе күп кенә уңай үзгәрешләргә китерде һәм иң әүвәл татар журналистикасы үсешендә чагылыш тапты шикелле…

— Хәтерләсәгез, 90 нчы еллар татар матбугатының күтәрелеш чоры булды. Милли журналистика, публицистика нык җанланды: яңа гәзит-журналлар ачылды, яңа темалар, яңа авторлар барлыкка килде, яңача фикерләү башланды, нәтиҗәдә журналистларга татар телендә генә белем бирү ихтыяҗы туды. Шушы елларда бүлектә татар журналистикасы кафедрасы оешты. Бу исә, үз чиратында, аның факультет сыйфатында аерылып чыгуына бер җирлек булды. Гомумән, ул елларда барлык югары уку йортларында татарча укыту эше башланган иде. Дөрес, бу озакка бармады, сүрелде. Әмма бездә ул сакланып калды. Безнең тәҗрибәле кадрларыбыз җитәрлек иде. Чөнки заманында журналистика бүлеге үзе дә татар филологиясе базасында ачылган. Аннары факультетның ул вакыттагы җитәкчесе Флорид ага Әгъзамов үзе дә милли кадрларны үстерүгә аеруча игътибарлы булды. Шуңа да бу мәсьәләдә кыенлыклар килеп чыкмады. Татар журналистикасы аерым кафедра булып оешкач, милли кадрларны укыту программалары, дәреслекләр, уку ярдәмлекләре күпләп эшләнә башлады. Лекцияләрне татар телендә генә сөйли башладык, хәтта фәлсәфә кебек фәнне дә үз телебездә укытуны сынап карадык. Һәм, әлбәттә, бу үзенең җимешләрен дә бирде — татар журналистикасы билгеле бер үсеш кичерде. Бүгенге көндә танылып өлгергән журналистлар — нәкъ менә 90 нчы елларда укып, эшли башлаган кешеләр.

Аннары бу еллар электрон мәгълүмат чараларының үсеш алу чоры буларак та үзенчәлекле иде. Без студентларыбызны телевизион журналистика буенча махсуслаштыра башладык, соңгы 2 елда хәтта аерым төркемнәр тупладык. Алар эш күнекмәләрен дә телевидениедә уза, курс һәм диплом эшләрен дә журналистиканың шушы тармагын өйрәнеп язачак. Аннары факультетта 6 ел элек халыкара журналистика бүлеге дә ачылды. Узган ел аның беренче чыгарылышы булды. Бу да заман таләбе иде. Чөнки Татарстан соңгы елларда чит төбәкләр, чит илләр белән актив хезмәттәшлек итә. Бу бүлектә күбрәк читтән килгән яшьләр белем ала. Алар арасында якын һәм ерак чит илләрдән килеп укучылар да бар. Әйтик, Кытай татар диаспорасы яшьләре шушы бүлекне үз итте. Аларның беренче төркеме 4 нче курска җитте инде.

Инде үзегез беләсез, соңгы елларда мәгариф зур үзгәрешләр кичерә. Хәзер югары белем бирү 2 баскычлы булып, бакалавриат һәм магистратура системасына күчеп бара. Шуңа күрә безгә яңа укыту программаларын эшләү өчен күп көч куярга туры килде. Әйтик, милли журналистика белән бәйле бакалавриат программалары баркайда да юк, аларны өр-яңадан эшләдек. Хәзер безнең 2 нче курста бакалавр булачак студентларыбыз укый. Шулай ук факультетта 2 ел элек магистратура ачылган иде. Быел инде бөтен төр белгечләр буенча төркемнәр кабул иттек.

— Магистратурага, гадәттә, бакалаврлар кабул ителә. Әйтүегезчә, алар әлегә 2 нче курста укый. Анда кемнәр белем ала?

— Магистратурада бакалаврлар гына түгел, башка төр белгечләр дә укый ала. Әйтик, юриспруденция, икътисад, тарих буенча белем алып, журналистикада эшли торган кешеләр бар. Магистратура аеруча шулар өчен кирәк, һәм әлегә анда башка белгечлекләр буенча белем алган кешеләр укый. Ә инде киләчәктә үз бакалаврларыбыз да магистратурада укуын дәвам иттерер, дип уйлыйбыз. Хәзергә белгечлек буенча белем алучылар 3, 4, 5 нче курсларда бар. Якын киләчәктә милли журналистика буенча да магистратура ачуны планлаштырабыз. Милли бакалавриатны тәмамлаган татар егет-кызлары да магистратурада үз телләрендә белем алырга хокуклы.

— Әүвәл студентларга бик таләпчән, тәҗрибәле укытучылар белем бирде. Без моңа бик рәхмәтле. Ә хәзер факультетта яшь кадрлар әзерләү эше ничегрәк тора?

— Әйткәнемчә, укыту системасы зур үзгәрешләр кичерә. Әйтик, хәзер электрон-мәгариф ресурсы ныклап кереп бара. Дистанцион программалар, уку ярдәмлекләре, дәреслекләр барысы да электрон формада булырга тиеш. Факультет, кафедра укытучылары дәррәү шушы юнәлештә эшли башлады. Яңача укыту — алда торган максатларыбызның берсе. Әмма шушы шартларда сыналган традицияләрне дә саклап калу кирәк. Шуңа да элеккеге кадрларга таянабыз. Студентларның яраткан укытучылары Юрий Фролов та, профессор Илдар Низамов та белем бирүен дәвам итә. Кафедраның башында торган профессор Андрей Роот да безгә киңәшләре белән ярдәм итә, галимә Розалина Нуруллина белән дә элемтәне өзмибез. Үзебездә аспирантура ачуыбыз да нигездә элгәрләрнең тәҗрибәсен кабул итеп алу максатыннан булды. Беләсездер, әгәр диссертацияләр яклау советы юк икән, аспирантура ачуның әлләни нәтиҗәсе булмый. Бездә исә Идел буе уку йортлары арасында журналистика буенча бердәнбер докторлык советы бар. Бу инде факультетта, Татарстан белән бергә, чит төбәкләр өчен дә югары квалификацияле кадрлар әзерләнә, дигән сүз. Безгә Чуашстан, Удмуртия, Мари Иле, Башкортстан, Мордва республикаларыннан килеп, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклыйлар. Бу — үзебезнекеләр өчен аеруча зур стимул. Иң әйбәт укучы кызлар-егетләр, аспирантура узып, факультетта да эшләп кала. Әйтик, Рәсимә Галиева шушы аспирантурада укыды, диссертация яклады. Хәзер студентларга белем бирә, шул ук вакытта «Ватаным Татарстан» гәзитендә эшли. Кадрларны үзебезнең арадан үстерү отышлырак, дигән фикердә торам.

— Быел факультет уку елын белем бирү өчен җиһазланмаган бинада башлап җибәрде. Аның төп биналардан ерагаюы укыту өчен кыенлыклар тудырмыймы?

— Юк, бина иркен, киләчәге әйбәт булыр, дип уйлыйбыз. Дөрес, бинага ремонт кирәк. Аудиторияләрне җиһазлау эше башланып китте. Мультимедиа классы ясап бирделәр, кампитрлар куелган 3 бүлмә булдырылды, лингафонлы аудитория бар. Алга таба заманча җиһазланган телевизион студия ачу ниятләнә, ул университетның төп бинасындагы «Универ-ТВ» компаниясенең филиалы булачак. Без җепселле элемтә аша сюжетлар җибәреп, материалларыбыз белән шушы телевидение тапшыруларына керә алачакбыз. Димәк ки, эш күнекмәләрен алу өчен дә мөмкинлекләр арта. Аннары бинабызның «Татмедиа» белән янәшәдә үк диярлек урнашуы да отышлы, бергәләп яңа проектлар эшләргә уңай. Әйтик, журналистларның белемен күтәрү юнәлешендәме, яки оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр өчен гәзит-журнал хезмәткәрләре белән эшләргә өйрәтү, имидж тудыру мәсьәләсендәме курслар оештырырга да планлаштырабыз.

Уй-ниятләр дигәннән, алга таба факультет базасында Гаммәви коммуникацияләр институты оештыру да күз алдында тотыла. Анда укыту белән бергә фән белән актив шөгыльләнү планлаштырыла. Институтта төбәк журналистикасын өйрәнү үзәге дә булыр, дип уйлыйбыз. Кайбер фәнни үзәкләр булдырылды инде. Социология, PR-консалтинг лабораторияләрен ачып җибәрдек. Һәм без аны киләчәктә төбәкнең, республиканың, гомумән, татар халкының журналистикасын, аның тарихын, бүгенгесен, киләчәген, үсеш перспективаларын өйрәнә торган фәнни үзәк булыр, дип күзаллыйбыз. Бу алга таба укытуны камилләштерү өчен кирәк. Югыйсә, тарихны, әдәбиятне өйрәнәбез, ә мәгълүмати процесслар игътибардан читтә кала. Гомумән, үзебездә әлегә җәмгыятьне, ничек яшәвебезне, тормышның кая тәгәрәвен, халык фикерен һ.б. процессларны тикшерә торган бернинди үзәк тә юк. Югыйсә, алар көндәлек яшәешебезгә, икътисадка, сәясәткә һ.б.га гаять зур йогынты ясый. Инде алга таба мәгълүмати җәмгыятьне өйрәнә торган фәнни үзәк бездә дә булыр.

— Хәзер заман шулкадәр тиз алга бара. Бу укучыдан, аеруча журналист булырга әзерләнүче студенттан да зур активлык таләп итә. Студент яшьләр арасында кайчандыр безнең журналистика факультетында укыган «Российская газета» баш мөхәррире Владислав Фронин кебек егетләр-кызлар бармы?

— Әйе, хәзер теләсә кайсы яшь кешегә, бигрәк тә студентка мөмкинлекләрен ачу һәм дә үзен күрсәтер өчен шартлар шулкадәр күп. Әйтик, төрле-төрле дәрәҗәдәге бик күп грантлар, конкурслар игълан ителә. Студент алмашу программалары да бик кызыклы. Катнашып кына өлгер. Моның өчен тырыш булырга, күпмедер дәрәҗәдә чит телне белергә кирәк. Шөкер, актив студентларыбыз бар. Төрле конкурсларда катнашалар, грант отып, чит илләргә да барып кайтучылар булды.

Безнең чит илләрдән килгән татар диаспорасы студентлары бик актив. Әйтик, Казахстаннан Илнара Әхәтова бар. Ул быел университетны тәмамлады, илләр арасындагы килешүләр нигезендә аспирантурага укырга керде. Илнара студент чагында ук Президент премиясен дә, Потанин оештырганын да алды, конкурсларда җиңеп чыкты. Аннары Зөлфия Таразова дигән кызыбыз «Ел студенты» республика бәйгесендә «Иң иҗади студент» номинациясендә җиңеп чыкты. Булачак журналист инде ул үзен көндәлек матбугатта язмалары белән күрсәтергә тиеш. Андыйлар да күп. III курс студенты Линар Закиров «Кәеф ничек?» гәзитенең мөхәррире булып эшли. Гадәттә, мондый студентларга эш урынын табуы да проблема булмый. Гомумән, чыгарылыш студентларының 70-80 проценты кулына диплом алганда эш урынын инде тәгаенләгән була.

— Васил Заһитович, сез бүгенге татар журналистикасын ничек бәяләр идегез?

— Журналистика — татарның күптармаклы рухи тормышының бер өлкәсе генә. Шуңа күрә журналистика гына башкалардан өстен булып аерылып тора алмый. Әйтик, татарның опера сәнгате, яисә әдәбияте, сынлы сәнгатенең кайсысы дөнья күләмендә башка халыклардан уздырырлык дәрәҗәдә? Журналистикабыз да шулар белән бер югарылыктадыр дип уйлыйм. Әмма шунысы ачык: бүген ул үз халкының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә. Әлбәттә, оперативлык ягыннанмы, кыюлык мәсьәләсендәме урыс журналистикасы белән янәшә куярлык ук түгел. Шул ук күптармаклылыгы, махсуслашуы ягыннан да кайбер алдынгы милләтләр дәрәҗәсенә җитешә алмый. Ләкин шул ук вакытта татар журналистикасы кайбер милли матбугатлардан өстен дә тора. Бу мәгълүмат бирүгә генә кагылмый. Бүген без яңалыкны башка чыганаклардан да алабыз.

Телевидение дә, радио да, телефон да булмаган заманнарда Җаекта, Әстерханда, Оренбурда, Казанда, Санкт-Петербургта, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә гәзит-журналлар басылган һәм милләтне берләштереп торган. Алар уртак телдә язарга тырышкан, шуның нәтиҗәсендә милли тел формалашкан. Төрле төбәкләрдә төрлечә булган, төрле язучылар тарафыннан төрлечә кулланылган телебез, гәзит-журналлар тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган. Шул ук вакытта татар матбугаты милләтне бербөтен итеп берләштерүдә зур роль уйнаган. Аның бу вазифасы бүген дә дәвам итә.

— Хәзер барлык югары уку йортларына да Бердәм дәүләт имтиханы баллары буенча кабул итәләр. Әмма бу белемне күпмедер дәрәҗәдә күрсәтсә дә, кешенең иҗади сәләтен тиешенчә билгели алмый. Сез бу хәлдән ничек котыласыз?

— Бердәм дәүләт имтиханы, әлбәттә, иҗади яшьләрне барлау өчен комачаулык тудыра. Механик рәвештә белемне тикшерү, әлбәттә, төгәл фәннәр өчен ярыйдыр. Ләкин укучының иҗадилыгын тикшергәндә бу ысул ярдәм итә алмый. Сан, дата ятлап кына әдәбиятне, тормышны яки җәмгыяви белемне тирәнтен белеп бетереп булмый. Бу белем дәрәҗәсенең сыйфатына беркадәр сукты, дип уйлыйм. Кешенең иҗадилыгын, фикерләү дәрәҗәсен һәм тирәнлеген дә бердәм дәүләт имтиханы билгели алмый. Шуңа күрә, без абитуриентлар белән өстәмә иҗади сынау уздыруны керттек. Булачак студентлар факультетта имтихан бирә, язма эш үти, алар белән әңгәмә уздырабыз, матбугатта басылган язмаларын карыйбыз. Шушы өстәмә имтихан безгә иҗади яшьләрне барларга ярдәм итә.

— Журналистика һәм социология факультетында читтән торып уку бетерелде. Армиягә китү, яки башка җитди сәбәп белән укуын туктаткан студент хәзер нишләргә тиеш була?

— Бу Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановның башлап җибәргән сәясәтеннән чыгып шулай эшләнде. Аңлавымча, тора-бара барлык уку йортларында читтән торып белем алу бүлекләре бетереләчәк. Русия мәгарифе башында торучылар читтән торып уку югары квалификацияле белгечләр әзерләргә комачаулый, дигән фикерне алга сөрә. Инде кайсыдыр студент җитди сәбәп белән төшеп калган икән, аның белән аерым эшлибез. Шушы студент өчен махсус программа төзеп аңа, имтихан тапшырырга мөмкинлек бирәбез. Ул алдагы курсларны куып җитә. Аннары әле безнең филиалларда да читтән торып уку бүлекләре калды. Студентның белем алуын аларда да дәвам итү ихтималы бар.

— Инде юбилеегез уңаеннан зур бәйрәм үткәрергә әзерләнәсез…

— Әйе, бәйрәм чаралары башланып китте инде. «Түгәрәк өстәл»ләр, фотокүргәзмәләр оештырыла,осталык дәресләре үткәрелә. Әмма төп чараларны 25 октябрьдә уздырачакбыз. Бу гадәти бәйрәм генә булып калмыйча, ә төрле елларда безнең бүлекне тәмамлаган элеккеге студентларның шатлыклы очрашуына әверелсен иде. Шуңа күрә барыгызны шушы бәйрәмгә чакырам, 50 елга бер тапкыр булса да бергә җыелырга кирәк безгә.

Автор: Сөембикә Кашапова
Чыганак: «Мәдәни җомга»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*