tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният сараенда булды
Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният сараенда булды

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният сараенда булды

Бүген Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре барышында А.М.Горький исемендәге Мәдәният сараенда булды. Мәдәни бинаның директоры Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Ризван улы Сәетбагин белән бергә ул федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты саналган бина белән танышты.

Шулай ук Санкт-Петербург шәһәренең танылган рәссамы, Мәдәният сараеның баш дизайнеры Елена Әнвәр кызы Сәетбагина эшләреннән торган күргәзмә карады. Шунысын әйтеп китәргә кирәк, башлыча илебез халыкларының борынгы тарихы чагылыш тапкан иҗади эшләрдән торган күргәзмә май аенда Татарстан Республикасы Дәүләт советында урын алачак.

Әнвәр Ризван улы Сәетбагин, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты. Күпкырлы фидакарь хезмәте өчен Дуслык һәм Почет орденннары, Россия Президентының Рәхмәт хаты, Россия Федерациясе хөкүмәтенең Почет грамотасы белән бүләкләнгән.

Әнвәр Сәетбагин 1927 елларда төзелгән, заманына күрә шәһәрдә генә түгел, илдә дә бердән-бер булган театр-концерт комплексы һәм кинотеатрны үз эченә алган Мәдәният сарае директоры булып эшли.

1937 елда Мәдәният сарае Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсенең Гран-приена ия була, 1968 елда рәсми рәвештә архитектура истәлеге булып таныла.

Әлеге мәдәният йортында бик күп күренекле артистлар чыгыш ясаган, танылган театр коллективлары үзләренең тамашаларын тәкъдим иткән.

Искәртеп узабыз, Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Ленинград өлкәсендә өч көнлек эшлекле сәфәрдә. Бу вакыт аралыгында ул Санкт-Петербургтагы Россия этнографик музеенда, “Алимов йорты”нда булды.

7 апрельдә Милли шура рәисе Тосно шәһәрендә булып туган якны өйрәнү тарихи музеендагы экспозицияләр белән танышты. Туганнар каберлегенә һәм Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Соңыннан Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, 2019 елга эш планы кабул ителде, милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә таныштырды.

Бүген исә Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург шәһәрендәге эшлекле сәфәрен дәвам итеп Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия сәнгать академиясенең сәнгать җитәкчесе Венера Абдуллина остаханәсендә булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*