tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Алматының татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды
Васил Шәйхразиев Алматының татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды

Васил Шәйхразиев Алматының татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды

Бүген Казахстанның Алматы шәһәрендә сәфәрдә булган Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Алматының татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге белән танышты. Аны үзәк рәисе Рәшид Гыйззәтуллин озатып йөрде. Татарстан кунакларын иҗади коллективлар чыгышлары белән каршы алдылар.

Аннары үзәк вәкилләре белән очрашу булды. Васил Шәйхразиевка татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге бинасын күрсәттеләр, татар халкының декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*