tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Башкорт дәүләт педагогика университетында булды
Васил Шәйхразиев Башкорт дәүләт педагогика университетында булды

Васил Шәйхразиев Башкорт дәүләт педагогика университетында булды

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстанга эш сәфәре кысаларында, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогик университетында булды. Ул татар филология кафедрасы эшчәнлеге белән танышты, биредәге Г.Тукай, К Насыйри кабинетлары белән танышты.

Башкорт дәүләт педагогика университетының татар кафедрасында барлыгы 350гә якын студент белем ала. 2016 елның октябрендә биредә К.Насыйри үзәге ачылган. Бу үзәкнең максаты татар телен өйрәнү буенча курслар уздыру, татар телен, мәдәниятен һәм тарихын белү дәрәҗәсен тикшерү. Үзәкнең доценты Нурия Хәлиуллина аның эшчәнлеге белән кыскача таныштырып узды.

Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулуга багышлап оештырылган “Тукай Уфада” уку- методик мемориаль кабинетында Васил Шәйхразиев университет ректоры һәм кафедра җитәкчелеге һәм татар кафедрасында белем алган студентлар белән аралашты. Милли Шура рәисе егет-кызларның шушы юнәлешне сайлау сәбәпләре, киләчәккә планнары, максатлары турында сорашты. Студентларның авылга укытучы булып кайтып эшләүгә карата мөнәсәбәтләрен, университетның укытуда һәм буш вакытны файдалы уздыруда биргән мөмкинлекләре хакында белеште.

Васил Шәйхразиев Муса Җәлил исемендәге Халыкара әдәби бәйгесе турында сөйләде һәм К.Насыйри институтын да шундый бәйгенең үткәрүдә төп нокталарының берсе итәргә тәкъдим итте. Шулай ук “Татарча диктант” акциясендә актив катнашырга өндәде. Быелның октябрендә узачак акциядә 100 мең кешене катнаштырырга исәп булуын әйтте. Киләсе елга исә планеар тагын да зуррак – 500 мең кешене җәлеп итү максаты куела.

Васил Шәйхразиев милли кадрлар әзерләүнең мөһимлеген ассызыклады, татар кафедрасын тәмамлап, студентлар үз юнәлешләре буенча эшкә урнашуы зур сөенеч булуын ассызыклады ул.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Татар кафедрасы Башкортландагы татар тормышының бер зур өлешен алып бара дип ассызыклады. Аның эшендә бары тик уңышлар гына теләде.

Васил Шәйхразиев кафедрага китаплар бүләк итте. Башкортстан дәүләт педагогик университеты ректоры исә Милли Шура рәисенә картина тапшырды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*