tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Бездә башкортлар белән бүлешер әйбер юк – дин, тел, Сабан туе бер
Васил Шәйхразиев: Бездә башкортлар белән бүлешер әйбер юк – дин, тел, Сабан туе бер

Васил Шәйхразиев: Бездә башкортлар белән бүлешер әйбер юк – дин, тел, Сабан туе бер

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар белән башкортларның бүлешер әйберләре юк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Идел” татар-башкорт җыры халыкара фестиваленнән соң әйтте.

“Фестиваль беренче тапкыр гына узмый. Бу дәвер эчендә безнең күп тәҗрибә тупланды, үз жюри әгъзаларыбыз, тамашачыларыбыз барлыкка килде. Монда катнашучылар үзләрен профессиональ җырчы булырга әзерли. Катнашучыларыбыз халык җырларын башкарып, безнең гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшырырга өлеш кертә”, – диде ул.

Соңгы арада татар һәм башкорт халыкларының уртак чаралары шактый күп уза. Аларның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фикеренчә, ике милләт арасында бүлешер нәрсә юк, шуңа аларны берләштерә торган фестивальләр алга таба да дәвам итәчәк.

“Әлеге чараларга мохтаҗлык зур. Без һәрвакытта дус булдык, бергә горурланып яшәдек, бәхет булганда уртага бүлеп шатландык, кайгыны бер-беребезгә бүлеп җиңеллек ясадык. Җыр безне һәрвакытта да берләштерде. Безнең Республикалар арасында шушы күпер (“Дуслык күпере”) җитми иде. Без – бердәм. Тел, дин, гореф-гадәтләр, җырлар, Сабан туе да безнең бер, бүлешер әйбер юк! Аларны җыеп алга барырга кирәк”, – диде Васил Шәйхразиев.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/16/162067/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*