tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев дини һәм милли тормыш ярдәмендә татар авылын саклап калу үрнәге белән танышты
Васил Шәйхразиев дини һәм милли тормыш ярдәмендә татар авылын саклап калу үрнәге белән танышты

Васил Шәйхразиев дини һәм милли тормыш ярдәмендә татар авылын саклап калу үрнәге белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәр белән Татарстанның Әгерҗе районында булды.

Сәфәр кысаларында Милли Шура рәисе ул Ямурза авылы мисалында  дини һәм милли тормыш ярдәмендә татар авылын саклап калу үрнәге белән танышты. Шулай ук авыл халкы Милли шура рәисенә үзләрен борчыган проблемаларны да җиткерде.

Әгерҗе районының Ямурза авылы – эшмәкәрлек алга киткән 100 гә якын хуҗалыгы булган авыл. Әлеге татар авылында бүгенге көндә милли тормыш гөрли. Биредә башлангыч мәктәп, мәчет, мәдрәсә, яңа мәдәният һәм спорт комплексы, балалар бакчасы эшли, авыл газетасы чыгып килә. Соңгы елларда авыл эшмәкәрләре ярдәмендә Ямурзада мөселман балалары өчен Сабантуйлар, төрле милли һәм дини бәйрәмнәр үтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*