tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев – Ерак Көнчыгышта
Васил Шәйхразиев – Ерак Көнчыгышта

Васил Шәйхразиев – Ерак Көнчыгышта

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның эш сәфәрләре дәвам итә. Себер федераль округыннан ул Ерак Көнчыгышка очты. Бүген ул Южно-Сахалинск шәһәренә килде. Хомутово аэропортында Васил Шәйхразиевны Сахалин өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәистәше, “Туган тел” җәмгыять рәисе Зәкия Зыятдин кызы Вәлитова һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Әхмәт хәзрәт Гарифуллин каршы алды.

Южно-Сахалинскта Васил Шәйхразиевны тыгыз эш программасы көтә. Ул Сахалин өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре ачылышында катнашачак. Аннары ул биредәге татар эшмәкәрләре белән очрашачак.  Сәфәрнең төп максаты исә – Ерак Көнчыгыш федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак, 2019 елга планнар һәм бурычлар билгеләнәчәк, Татарстан  Президенты йөкләмәсе буенча эшләнә торган Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителәчәк.

Эш программасын Сахалин өлкәсе Губернаторы урынбасары Сергей Будкин белән очрашу йомгаклый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*