enrutat
Баш бит / Васил Шәйхразиев Ерак Көнчыгыштагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразиев Ерак Көнчыгыштагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразиев Ерак Көнчыгыштагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ерак Көнчыгыш округы җирлегендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу вакытында милләттәшләребез үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашып, төрле тәкъдимнәр җиткерделәр.

“Татарстан Ерак Көнчыгышта үзенең бизнес-миссиясен игълан итсен иде. Безнең үзебезнең дә эшмәкәрләребез бар. Аларны бергә җыеп, элемтәләр урнаштыру өчен бер сәбәп булыр иде”, — диде Сәрвәрдин Туктаров.

“Безнең субъектлар арасында килешүләр бар. Без шуңа нигезләнеп эшли алабыз, — дип үз фикерен белдерде Милли шура рәисе. -Төбәкләрдән Татарстанга рәсми делегацияләр килгәндә татар оешмалары җитәкчеләрен кертүне сорарга кирәк”.

Гомумән, Татарстанны танытканда татар эшмәкәрләрен генә түгел, төбәктәге барлык эшмәкәрләрне дә чакырырга кирәклеге хакында да әйтеп үтте В.Г.Шәйхразиев. Мисал өчен, Алтайда булып узган очрашуны китерде. Очрашулар нәтиҗәсе буларак бүгенге көндә Казаннан Барнаулга самолетлар  оча  башлады.

Сөйләшү вакытында туризм мәсьәләләренә әһәмият бирергә, корпунктлар оештыру, студентларны практига җибәреп татар теле курсларын оештыру һ.б. тәкъдимнәр дә яңгырады.

В.Г.Шайхразиев исә яңгыраган сорауларның, тәкъдимнәрнең һәркайсын дикъкать белән тыңлап, җавап бирергә тырышты.

“Киләчәктә мондый сәфәрләр булганда, делегация составын киңәйтеп АИРдан, туризм комитетыннан, төрле министрлыклардан вәкилләр алырга кирәк”, — дигән фикергә килде ул.

Милли шура рәисе фикеренчә, мондый очрашуларда конкрет  мәсьәләләрне сөйләшеп, очрашуга кадәр дә, очрашулардан соң да үзара аралашырга, нәрсәләр эшләп була, нәрсәләр эшләп булмый икәнлеге хакында тәҗрибә уртаклашырга кирәк.

Ерак Көнчыгыш округындагы милләттәшләребез өчен мөһим булган тагын бер мәсьәләгә тукталып ул:

“Бүгенге көндә 7 корпункт эшләп килә. Киләчәктә без төбәкләрдә ТНВ корпунктларын оештырачакбыз. Быел Казахстанда һәм Нижневартовск  шәһәрендә ачылачак”, — диде.

Очрашу барышында Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең планы белән таныштырды. 2018 елның март аенда узачак Россия Федерациясе Президентын сайлауларында актив катнашырга чакырды.

Хабаровскийдагы җыелышта 2018 елның 27 апрельдә Амурдагы Комсомолскийда Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессының чираттагы хисап-сайлау җыелышын үткәрү турында карар кабул ителде. Быел әлеге оешмага 9 ел тула.

2018 елның 26 апрельдә исә Сахалинда Тукайга һәйкәл һәм аның исемендәге сквер ачылырга тиеш. В.Г.Шәйхразиев һәм Сахалиндагы чарада катнашкан оешма җитәкчеләре әлеге вакыйгадан соң Амурдагы Комсомолскийга юл тотачак.

Искәртеп узабыз: Ерак Көнчыгыш округында — 39 503 татар яши. Иң күп милләттәләребез яшәгән Саха(Якутия)(8122) республикасында, Камчатка (2374), Приморье (10640), Хабаровск (7336) крайларында, Магадан (1415) һәм Сахалин (4880) өлкәләрендә татар иҗтимагый оешмалары эшләп килә. Болардан тыш,  татар иҗтимагый оешмалары, җәмгыятьләре булмаган Амур (3406), Еврей автоном (879) өлкәләрендә һәм Чукотка (451) автоном округында да татарлар яши.

Очрашуда әлеге җирлекләрдәге татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*