tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Австриядә
Россия. Казань. 04.12.2017 - Интервью  (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) заместитель Премьер-министра Республики Татарстан Шайхразиев, Василь Гаязович
Россия. Казань. 04.12.2017 - Интервью (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) заместитель Премьер-министра Республики Татарстан Шайхразиев, Василь Гаязович

Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Австриядә

Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Австриягә килде. Вена шәһәре аэропортында аны “Европа татарлары альянсы” рәисе Флюр Шәрипов, Австрия татарларының «Мирас» оешмасы җитәкчесе Рива Рюдиссер каршы алды.

Бүген көн дәвамында Милли шура рәисе Россиянең Австриядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский белән очрашачак, шулай ук Европа татарлары Альянсының Идарә утырышы эшендә катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә «Европа татарлары альянсы” халыкара III сьезды узачак.

Белешмә өчен:

«Ауропа татарлары Альянсы» халыкара ассоциациясен Европаның 15 иленнән 27 татар гамәлгә куйды. Альянс составында башта 17 оешма булган.

Хәзерге вакытта ассоциация составында Европаның 14 иленнән 27 оешма бар.
Альянс идарәсенең киңәйтелгән утырышларында, конференцияләрдә, фестивальләрдә Европаның 17 иленнән татар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары катнаша.

Съездда Швеция, Болгария, Италиядән яңа 3 оешманы кабул итү планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*