tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эш визиты белән Пермьгә килде
Васил Шәйхразиев эш визиты белән Пермьгә килде

Васил Шәйхразиев эш визиты белән Пермьгә килде

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эш визиты белән Пермьгә килде. Зур Савино аэропортында аны Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Л.Политов, Перм. крае төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Х.Фәрвазетдинов,  Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле С.Назин каршы алды.

Васил Шәйхразиевның эш сәфәре программасында Пермь шәһәренең “Чулпан” балалар бакчасында булу, “Пермь ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә күргәзмә экспозициясен карау, “Мөселман дөньясы” IX төбәкара мөселман мәдәнияте форумын ачу тантанасында катнашу каралган. Визитның төп максаты – Пермь крае һәм Удмуртия Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу. Аннары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2018 елдагы эшенә йомгак ясалачак, 2019 елга эш планы һәм бурычлары турында фикер алышу булачак. Шулай ук милләттәшләр алдында Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*