enrutat
Баш бит / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Финляндиядә
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Финляндиядә

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Финляндиядә

13-14 май көннәрендә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Финляндиядә. Эш программасы кысаларында, ул биредә яшәүче татарлар белән дә очрашты.

Васил Шәйхразиев Финляндия Исламия  җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин һәм элеккеге җитәкчесе Атик Али  белән аралашты. Очрашуда шулай ук Финляндиядә Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиле  Альбина Рәхимуллина  да катнашты. Туган телне, мәдәнияте саклау юллары, милләтне берләштерү турында сүз барды. Яңа гына җәмгыятькә рәис итеп сайлаган Гөлтән Бөдретдингә Васил Шәйхразиев милләткә хезмәттә уңышлар теләде, ә моңа кадәр җәмгыятьнең җитәкчесе булган Атик Алига рәхмәтләрен җиткерде. Истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Финляндиядә яшәүче татарларның Исламия җәмгыятендә озак еллар җитөкче булып эшләгән шәхес, галим,   Хельсинки университеты мөгаллиме Окан Дахер белән дә очрашып сөйләште. Очрашуда сүз халкыбызның үткәне, бүгенгесе турында барды. Буыннан бәйләнешенең дәвамлы булуы, туган телебезнең саклану турында да фикерләштеләр.

Хельсинки  – Казан һава юллары рейсының да бик тә кирәкле   икәнлеген  җиткерделәр милләттәшләребез.

Финляндия территориясендә татарлар 200гә якын ел элек барлыкка килә. 1809 елда рус-швед сугышы нәтиҗәсендә Финляндия Россия Империясенә кушыла. Россия армиясенең хәрби гарнизоннарына Аланд утрауларында һәм Хельсинки янындагы утрауларда хәрби корылмалар төзү өчен татарлар юнәлтелә.

Финляндиягә татарлар күченүе 1870 елдан алып 1920 еллар уртасына кадәр бары тик Идел буе авылларыннан гына монда алданрак урнашкан кешеләрнең туганнары килүе хисабына гына бара. Нәкъ шуңа хәзер дә Финляндия татарлары бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши. 18070 елда Хельсинкида 46 татар исәпләнгән. Нигездә, бу мех, күн, тукыма һәм кием-салым белән сату иткән сәүдәгәрләр була.

XIX – XX гасырлар чигендә биредә кечкенә генә татар җәмгыяте формалаша башлый. 1925 елда дини татарлар төркеме тарафыннан “Исламия” беренче татар оешмасы булдырыла. Ә ун елдан соң Татар мәдәни оешмасы барлыкка килә. Ул инде дини бәйрәмнәрдән тыш спектакльләр, халык музыкасы һәм биюләр белән мәдәни чаралар да оештыра башлый. Җәмгыятьнең дини җитәкчелеге туган телне өйрәнү буенча курслар да оештырып җибәрә, ә 1948 елда башлангыч мәктәп ача.

Хәзерге вакытта Финляндиядә 950гә якын татар яши. Күпчелеге Хельсинкида гомер итә, калганнары Тампер, Турку, Котка, Раума, Васса һәм Ярвинпаада.

Чит ил татар диаспоралары арасында фин татарлар җәмгыяте иң оешканнардан һәм активлардан. Дисциплина турында һәр җәмгыять әгъзасының, шул исәптән һәр яңасының, аның туганнары һәм якыннарының исемнәре теркәлгән булуы сөйли. Диаспорада үз иерархия һәм структурасы бар: иң мөһим мәсьәләләр җәмгыять советында кабул ителә, агымдагы мәсьәләләрне махсус комиссияләр хәл итә.

Фин татарлары милли тарих, мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләрне ипләп саклый. Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европа милли азчылыклары телләре рәсми исемлегенә кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*