tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Казахстан Республикасына барачак
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Казахстан Республикасына барачак

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Казахстан Республикасына барачак

25 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе, Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Казахстан Республикасының Алматы шәһәренә барачак.

Сәфәр кысаларында ул Алматы шәһәре Акиматында, Казахстан Республикасы Милли китапханәсендә, Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясендә булачак.

Шулай ук Алматы шәһәре Акимы Бауырҗан Кыдыргали улы Байбек, Казахстан Республикасы Милли китапханә директоры Җәнәт Турар улы Сейдуманов, Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең генераль директоры Җенис Сейдуллаулы һәм Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләре белән очрашу көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*