tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Ислам һәм милләт төшенчәсе һәрчак янәшә килә
Васил Шәйхразиев: Ислам һәм милләт төшенчәсе һәрчак янәшә килә

Васил Шәйхразиев: Ислам һәм милләт төшенчәсе һәрчак янәшә килә

Юбилейлы X Бөтероссия татар дин әһелләре форумы Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итү белән ачылды. Бүген Казанга әлеге чарада катнашу өчен илебезнең 70 төбәгеннән 1200 вәкил җыелды.

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы презентациясе “Уникс” концертлар залында узды. Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев стратегик документка күпсанлы тәкъдимнәр алынуын әйтте.

– Без бу документка һәрбер кеше үз тәкъдимнәрен кертсен, битараф калмасын дип тырыштык. Без барлык фикерләрне исәпкә алып, эскизга салдык, 4 юнәлешне нигезгә алдык. Эскиз Татарстан халкына, аннары Россия күләмендә милләттәшләребезгә тәкъдим ителде. Эскиз – ул тере организм дип әйтеп килдек, шуңа да эшче төркем алынган тәкъдимнәрне документка өсти барды. Бик күп тәкъдимнәр килде. Без алар өчен бик рәхмәтле. Экспертлар эшне дәвам итә. 15 июньдә инде Стратегиянең проекты әзерләнеп, ул Изге Болгар җыенында халыкка тәкъдим ителәчәк дип вәгъдә иткән идек. Әмма эшче төркем ашыкмаска, тәкъдимнәр күплеген исәпкә алып, документ проектын эшләүне дәвам итәргә кирәк дип әйтте. Без аларның сүзенә колак салып, проект презентациясен кичектерергә булдык. Фикер-теләкләрне кабул итү дәвам итә, алар барысы да исәпкә алыначак, – дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев, ислам һәм милләт төшенчәсе һәрчак янәшә килүен билгеләде. Без бердәм булганда, кулга-кул эшләгәндә генә барысы да уңышлы килеп чыгачагын әйтте. Аның сүзләренчә, милләтне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәрбер кешенең үзеннән, аның үзаңыннан тора һәр барыбыз да шушы үзаңны үстерү юнәлешендә эшләргә тиеш.

Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясе эскизына кертелгән һәр төшенчәне ачыклап, аңлатып китте. Әлеге документ һәр татарга кирәклеген, аны булдыруда бердәм булырга , киләчәкне күзаллап эш итәргә кирәклеген кат-кат ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*