tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Уральск шәһәрендә татар рухын саклап тора торган урыннарда булды
Милли шура рәисе Уральск шәһәрендә татар рухын саклап тора торган урыннарда булды

Милли шура рәисе Уральск шәһәрендә татар рухын саклап тора торган урыннарда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Казахстан Республикасында эшлекле сәфәрдә.

Васил Шәйхразиев Уральск шәһәрендә татар халкының рухын саклап тора торган урыннар: 200 еллык тарихы булган һәм 1917 елда Казанда Идел-Урал мәдәни-милли автономиясе турындагы декларацияне кабул итүдә катнашкан Мөхәммәтгариф Тулбаев исемен йөрткән Кызыл мәчеттә, Габдулла Тукай музеенда булды. Габдулла Тукайга Уральск шәһәрендә куелган һәйкәл белән танышты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*