tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Казахстанга эшлекле сәфәр белән килде
Васил Шәйхразиев Казахстанга эшлекле сәфәр белән килде

Васил Шәйхразиев Казахстанга эшлекле сәфәр белән килде

Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәр белән Казахстан Республикасында. Иртән Алматы шәһәре халыкара аэропортына төшкән Татарстан кунакларын традиция буенча чәк-чәк тотып каршы алдылар.

Эшлекле сәфәр кысаларында беренче очрашу Алматы шәһәренең акиматында Аким Бауырҗан Кыдыргали улы Байбек белән билгеләнгән. Очрашуда шулай ук Алматы шәһәре Акимы урынбасары Арман Оразбаевич Кырыкбаев һәм Алматы шәһәренең Мәдәният һәм архивлар идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Данияр Абзалиденович Алиев катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*