tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев милли мәгърифәт учагында
Васил Шәйхразиев милли мәгърифәт учагында

Васил Шәйхразиев милли мәгърифәт учагында

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген шәһәренең 11 номерлы урта белем бирү мәктәбе белән таныша.

Әлеге мәктәп базасында татар якшәмбе мәктәбе, татар теле курслары эшләп килә. Монда балалар татар теле белән бергә халкыбызның гореф-гадәтләрен дә өйрәнә.

Якшәмбе мәктабендә балалар икегә бүленгән: 3-7 яшьлекләр һәм 8-12 яшьлекләр. Барлыгы 35 бала белем ала. Аларны Гүзәлия Нурфәиз кызы Халикова һәм Илсөяр Радик кызы Ямалиева укыта.

Кунакларга балалар тарафыннан әзерләнгән “Әбиемнең күңел сандыгы” концерт программасы тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*