tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Нижневартовскның Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты
Васил Шәйхразиев Нижневартовскның Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты

Васил Шәйхразиев Нижневартовскның Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Нижневартовскка эшлекле сәфәре кысаларында, Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты. Киләсе елда бу үзәкнең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

Үзәк директоры үзләренең эшчәнлеге турында сөйләп китте. Аның сүзләренчә, Үзәк каршында барлыгы 28 милли оешма эшләп килә. Биредә ике татар оешмасы — «Ватан» һәм «Мирас» үз эшчәнлеген җәелдерә. 25 ел эшләүче «Шатлык» татар-башкорт ансамбле һәм башка сәнгать коллективлары бар.

Шулай ук биредә Васил Шәйхразиевны Ханты халкының гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Кунаклар каршында «Шатлык» татар-башкорт Халык ансамбле, «Салават күпере» бию ансамбле чыгыш ясады.

Бүгенге көн тәртибендәге тагын бер чара Нижневартовскның «Патриот» балалар һәм үсмерләр техник иҗаты йортында билгеләнгән. Васил Шәйхразиев үзәкне карап чыгачак һәм биредә булачак М.Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылышында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*