tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Петербургта укучы Татарстан яшьләрен милли тормышка җәлеп итү бурычын куйды
Васил Шәйхразиев Петербургта укучы Татарстан яшьләрен милли тормышка җәлеп итү бурычын куйды

Васил Шәйхразиев Петербургта укучы Татарстан яшьләрен милли тормышка җәлеп итү бурычын куйды

Санкт-Петербургта укучы Татарстан студентлары, читкә эләгү сәбәпле, милли гореф-гадәтләрне, татар телендә аралашуны дәвам итсеннәр өчен аларга биредә милли мохит тудырырга кирәк. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Санкт-Петербург Татар милли мәдәни мохтарияте белән берлектә махсус эш алып барачак, дип белдерде “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе, Татарстан Республикасының вице-премьеры Васил Шәйхразиев.

“Санкт-Петербургка эшлекле сәфәрем барышында мин бу шәһәрнең Политехника университетында укучы татар яшьләре белән очрашып, аларның Татарстан белән элемтәләрен, татар дөньясы белән кызыксынуларын белергә теләдем. Питерга Татарстаннан күпләп студент укырга керә, аерым алганда, Политехника университетына ел саен 200ләп студент килә. Күпләре, укып бетергәч, үзләренә лаеклы эш табалар һәм күбесенчә монда калалар. Безгә аларның ни өчен уку өчен нәкъ шушы шәһәрне сайлауларын, укып бетергәч кайда эшләргә теләүләрен, Татарстан белән үзара файдалы хезмәттәшлек турында фикерләрен белү мөһим”, – дип аңлатты вице-премьер.

Васил Шәйхразиев белән очрашуга Санкт-Петербургның Политехника университетында укучы 50 студент килгән. Вице-премьер аларның бу шәһәргә укырга килү сәбәпләрен ачыклаган: күбесе теләгән белгечлекләре буенча Татарстанда укырга мөмкинлек юк, дип әйткән. “Бер егет үзенең монда килү сәбәбен аңлатты: ул олимпиадада өченче урын яулаган һәм, җиңүеннән соң берничә көн үтүгә, Политехника университетыннан укырга чакыру алган. Университет бу егеткә уңай шартлар – БДИ балларына 300 балл өстәләчәген һәм стипендия түләнәчәген вәгъдә иткән. Гомумән исә бу егетнең БДИ баллары югары булмаган, шунлыктан ул Татарстанда югары уку йортына керә аласында шикләнгән. Баллар өстәлү һәм стипендия билгеләнү сәбәпле, егет Санкт-Петербургта укуны сайлаган. Менә шулай: без монда яшьләрнең читкә китүләрен аңларга тырышабыз, ә читтәге югары уку йортлары үзләренә кирәк булган абитуриентларны бөтен яклап эзлиләр икән. Шул ук вакытта биредә белем алган яшьләр, хезмәт хакы югары һәм эш шартлары кулай булган очракта, Татарстанга кайтып, бездә эшләргә риза”, – дип сөйләде Милли Шура рәисе. Сүз уңаеннан, ул университет җитәкчелегенең Татарстан яшьләренең әзерлеге турында югары фикердә булуын җиткерде.

Шушы вазгыятьне аңлаган хәлдә, безгә Санкт-Петербургка укучы яшьләргә милли мохит тудыру мөһим – алар биредә яшәп тә, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, телебезне сакларга тиеш, ди Шәйхразиев. Шуңа күрә Санкт-Петербург Татар милли мәдәни мохтарияте алдында бу яшьләрне милли чараларга, үзара аралашуга җәлеп итү бурычы куелган. Аларны кызыксындыру өчен махсус программа булдырылачак. “Милли мохтарият Санкт-Петербург татарларын туплауда, оештыруда күп эшләр башкара, яшьләр өчен дә махсус программа булдыру юнәлешендә бергә эшләячәкбез. Питерда укучы яшьләребез белеп торырга тиеш: бу шәһәрдә татарларның милли мохтарияте бар, анда һәрвакыт кереп, милли чараларда катнашырга, фикердәшләр табарга була”, – диде ул.

Татарстан вице-премьеры Санкт-Петербургтагы татар яшьләре белән очрашуларның даими булачагын әйтте. “Мин бу шәһәргә эшлекле сәфәрләремдә һәрвакыт алар белән аралашырга ниятлим. Очрашулар арасында безнең ничә адымга алга китүне тикшереп барачакмын”, – дип вәгъдә итте вице-премьер.

Алсу Исмәгыйлева

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/13/163842/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*