tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Россия Федерациясенең Эстониядәге вәкиле белән очрашты
Васил Шәйхразиев Россия Федерациясенең Эстониядәге вәкиле белән очрашты

Васил Шәйхразиев Россия Федерациясенең Эстониядәге вәкиле белән очрашты

Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кичә, Эстониягә эш визиты кысаларында, Россия Федерациясенең Эстония Республикасындагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Александр Петров белән очрашты. Аралашу вәкиллек бинасында барды.

Александр Петров Таллиндагы IV Европа Сабантуеның уңышлы узачагына ышанычын белдерде. Искәртеп узабыз, европакүләм милли бәйрәмебез Таллинда киләсе елның 16 июненә билгеләнгән.

Очрашуда шулай ук катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Европа татарлары альянсы әгъзасы Гөлзалинә Жехтунова  Эстониядә узачак милли бәйрәмгә әзерлек эшләре белән таныштырды.

«Европа татарлары Альянсы» Европа берлеге илләренең Халыкара татар ассоциациясе рәисе Флюр Шәрипов “Европа татарлары альянсы» турында сөйләде, аның тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды.

Васил Шәйхразиев шулай ук Европа Сабантуен оештыру мәсьәләләренә тукталды. Вәкилгә бу сорауга игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе вәкилне милли бәйрәмебездә катнашырга чакырды.

Бу сабантуй ватандашлар өчен дә зур бәйрәм, дип белдерде Васил Шәйхразиев. Аның сүзләренчә, Европа татарлары альянсы составына кергән һәр оешма җитәкчесе дә бирегә Сабантуйга киләчәк.

Таллинга вице-премьерның килүе үзе үк әлеге чарага зур игьтибар бирелүен күрсәтә, диде илче. Александр Петров сүзләренчә, Европа Сабан туе Таллин өчен зур вакыйга булачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*