tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ростов-Дон шәһәрендә Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары Василий Рудой белән очрашты.

Очрашуда җитәкчеләр бу өлкәдә яшәүче татарларга кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләште. Васил Шәйхразиев берничә тәкъдим белән дә чыкты.

Ростов өлкәсе Кәрим Тинчурин һәм аның туганнарының тамырлары белән бәйле як. Театр елы уңаеннан, берәр театрда яисә мәдәният йортында драматург иҗатына, татар театрына багышланган музей ачу мөмкин булмасмы, дип белдерде ул.

Василий Рудой өлкә губернаторы театр елы уңаеннан, оештырылучы чаралар белән кызыксына, дип белдерде. Бу тәкъдим буенча төгәл мәгълүмат җыярга кирәклеген әйтте.

Ростов өлкәсе татарлары һәм башкортлар Сабантуйларын оештыра, бергә җыелып бәйрәм итә. Васил Шәйхразиев губернатор урынбасарына милли бәйрәмебезне оештыруда ярдәм иткәннәре, мөмкинлек тудырылганы өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*