tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургтагы вәкиллек белән таныша
Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургтагы вәкиллек белән таныша

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургтагы вәкиллек белән таныша

Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасының Санкт – Петербург  һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән таныша.

Биредә ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе сынчы Винера Абдуллина  һәм рәссам Азат Галимов күргәзмәләрен карады.

Шулай ук,  Каюм Насыйри исемендәге мәгариф – мәдәни үзәге институтында булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Үзәктә һәр атнаны татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр үтә. Агымдагы елның 6 февралендә институтка ике ел тулды. Дәресләрне Альбина Фахразиева алып бара.

Рәссам Азат Галимов күргәзмәсе:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*