tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Стратегия турында сөйләшүләр дулкын булып таралырга тиеш
Васил Шәйхразиев: Стратегия турында сөйләшүләр дулкын булып таралырга тиеш

Васил Шәйхразиев: Стратегия турында сөйләшүләр дулкын булып таралырга тиеш

Ташны суга атканнан соң, су дулкын-дулкын булып тарала. Стратегия турында сөйләшкәннәребез дә шулай дулкын булып таралырга тиеш. Без һәркайсыбыз шундый документ эшләнә, аның бурычлары, максатлары турында туганнарыбызга, дусларыбызга, башка милләт кешеләренә сөйләргә, аңлатырга тиеш. Әгәр дә сөйләшәбез дә, бу турыда иртәгә онытабыз икән, бу җыенның нәтиҗәсе булмаячак, – дип белдерде Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев. Бүген Татар халкының үсеш стратегиясе Башкортстанда тәкъдим ителә.

Биредә гомер итүче милләттәшләребез Уфаның “Нур” театры бинасында җыелды. 500 кеше сыйдырышлы зал татар язмышына битараф булмаган халык белән шыгрым тулы.

Васил Шәйхразиев чыгышын Бөтендөнья татар конгрессының 2018 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаудан башлады. Ул искәртеп узганча, Конгресс дөнья буйлап сибелеп яшәгән милләттәшләребезне берләштерү буенча зур эшне башкара. Былтыр шул максаттан күп кенә төбәкләрдә очрашулар узды. Шулай ук милләттәшләребез Конгресс тарафыннан оештырылган зур чараларга Казанга җыелып, тәҗрибә уртаклашты, фикерләште. Шулай ук Милли Шура рәисе быел планлаштырылган чаралар турында сөйләде. Бу Татар авыл эшмәкәрләре форумы да, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены да, Сабантуйлар, Дин әһелләре форумы, татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре очрашуы һ.б чаралар.

Аннары Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итүгә күчте. Исегезгә төшерәбез, документ турында фикер алышулар инде Татарстанны тулысынча колачлады, шушы очрашулар нәтиҗәсендә эскизга шактый гына үзгәрешләр кертелде, ул тулыландырылды. Федераль округларда башланган очрашулардан да шундый нәтиҗәләр – яңа фикерләр, тәкъдимнәр көтелә.

Башкортстандагы очрашу Россия төбәкләрендәге фикер алышуларның өченчесе. Моңа кадәр презентацияләр Екатеринбург һәм Ростов-Донда узды.

Васил Шәйхразиев янә Стратегия безнең өчен языла икәнен искәртте. Бу эшнең “Сез” дип түгел, “Без” дип эшләнергә, үзебез аша үткәрергә тиеш, диде ул.

– Татар халкы өчен татар дөньясында чикләр юк. Стратегия – ул татар халкын берләштерүче документ. Стратегияне тормышка ашыру да бездән тора, бу һәркайсыбыз көндәлек эшли торган эш, – диде Васил Шәйхразиев һәм аны булдыруда да һәркем катнаша алуын ассызыклады ул.

 

Гүзәл  Насыйбуллина 

Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*