tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсе татарларына: Мескенләнмәгез!
Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсе татарларына: Мескенләнмәгез!

Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсе татарларына: Мескенләнмәгез!

Екатеринбург шәһәрендә генә түгел, гомумән Сведловск өлкәсендә мәчетләр җитмәү, төрле милли чараларны уздыруда финанс авырлыклары, татар оешмаларының биналары булмау һәм татар оешмалары арасында бердәмлек булмау кебек мәсьәләләр – болар һәм башка борчыган көн үзәгендә торган проблемаларны Свердловск өлкәсенең татар оешмалары җитәкчеләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка җиткерде.

Очрашуны сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасының Урал регионындагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов ачып җибәрде.  Төбәктәге татар оешмаларының проблемалары турында “Яшен” татар яшьләре оешмасы вәкиле хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, татар яшьләренең җыелышыр урыны юк, шуның белән бәйле рәвештә башка мәсьәләләр килеп туа. Мисал өчен, яшьләр оешмаларын юридик яктан терки алмый һәм шуның нәтиҗәсендә грант программаларында катнашу да рөхсәт ителми. Бина булмау мәсьәләсен Сверловск өлкәсенең татар-башкорт мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары, татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе С.Бакирова да яңгыратты. Шулай ук ул әлеге җирлектә эшләп килә торган татар оешмалары эшчәнлеге бердәмлек булмавын да ассызыклап үтте.

Мәҗит Гафури исемендәге татар – башкорт җәмгыяте җитәкчесе элеккеге заманнарны искә төшереп, Екатеринбург шәһәрендә педагогика көллияте,татар театры, татар газеталары-журналлары чыгуын, бер шәһәрдә генә дә 4 татар мәктәбе эшләвен искә төшерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә боларның берсе дә юк. Шәһәрдә мәчет ачу түгел, Муса Җәлилгә һәйкәл дә куя алмауларын борчылып сөйләде. Шулай ук татар теле укытучылары булмау, әдәбият җитмәү дә көнүзәк мәсьәләләрдән санала.

Чыгышларны тыңлаганнан соң Милли шура рәисе оешма җитәкчеләренә күңелләрен төшермәскә, мескенләнмәскә, берләшеп эшли башларга киңәш итте. “Берләшсәгез генә сезне хакимият ишетер.Башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездән үрнәк алыгыз! Җәмгыятьтә бәягез, авторитетыгыз булган очракта бина мәсьәләсе дә хәл ителер, уңышка да ирешербез”, – дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Шулай ук Милли шура рәисе Свердловск өлкәсендә “Татарча диктант” акциясе узуы турында хәбәр булмавын искәртте. Өлкәдә “Татар кызы” бәйгесенең узу-узмавын сорашты, татар халкы үсеше Стратегиясенә бәйле нинди эшчәнлек алып баруларын сорашты.

Җырларга да, биергә дә кирәк. Ләкин алар белән генә чикләнмичә,телне, гореф-гадәтләрне сакларга тиешбез! – дип ассызыклап узды Васил Шәйхразиев. Татар теле укытучыларын үзегез арасында табарга кирәк, Казанга укырга җибәрә аласыз, дип Сверловск өлкәсендә яшәүче татарларга киңәшләрен бирде ул.

Шулай ук Милли шура рәисе агымдагы елның Шиһабетдин Мәрҗәни елы булуын, бу уңайдан үткәрелгән чаралар турында таныштырып үтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә эш сәфәрендә. Екатеринбург шәһәренә эш сәфәре кысаларында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Креков белән очрашты. Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында,Милли шура рәисе Агафуровлар нәселе җыенында, Нәфис гимнастика остасы Лилия Нәҗметдинова истәлегенә багышланган турнир ачылышында катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*