tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев татар халкы стратегиясе турында фикер алышу башлануын әйтте
Васил Шәйхразиев татар халкы стратегиясе турында фикер алышу башлануын әйтте

Васил Шәйхразиев татар халкы стратегиясе турында фикер алышу башлануын әйтте

Татар халкы үсеше стратегиясенә килгән тәкъдимнәр турында фикер алышулар башланган. “Билгеләнгән бурычларга карап, стратегия нигезендәге беренче эшләрне барлый башладык”, – диде “Татар-информ”га ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде.

Фикерләшү Халыклар дуслыгы ассамблеясендә оештырылган. Очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, ТР Фәннәр академиясе һәм Халыклар дуслыгы ассамблеясе вәкилләре чакырылган.

“Фикер алышуга килгән актив арасында стратегиягә кагылышлы документлар, диаграммалар ясап килүчеләр бар иде, – дип сөйләде Шәйхразиев. –  Стратегия буенча Халыклар дуслыгы йортында җыелып сөйләшү безне өметләндерә. Чөнки ул, беренчедән, татар халкын берләштерәчәк, икенчедән, безнең белән дус булып яшәгән бөтен халыклар өчен дә мөһим документ булачак”.

Татар халкы стратегиясе турында фикер алышулар тагын Тарих институтында, Фәннәр академиясендә һәм Бөтендөнья татар конгрессында үтәчәк. Яңа елдан соң Татарстан буенча зона очрашуларын уздыру планлаштырыла. Киләсе елның февраленнән соң 7 федераль округта да фикерләшү булачак. “Шуннан соң без проектны халыкка күрсәтә башлаячакбыз”, – диде вице-премьер.

  • “Татар халкы үсеше стратегиясе”нә фикер тәкъдимнәр шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында кабул ителә.

 

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*