tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясе кайчанга әзер булачагын әйтте
Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясе кайчанга әзер булачагын әйтте

Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясе кайчанга әзер булачагын әйтте

Татар халкының үсеш стратегиясе 30 августка кадәр кабул ителергә тиеш. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев стратегиягә багышланган түгәрәк өстәл утырышында шул хакта әйтте.

“10 декабрьдән башлап, көн саен шушы стратегия турында минем җитәкчелектә җыелышлар булачак. 15 гыйнвардан соң берничә зона оештырып, Татарстандагы татарлар белән очрашып, стратегия турында сүз алып барачакбыз. Тәкъдимнәр дә булыр дип ышанам”, – диде В.Шәйхразиев.

“15 феральдән соң җиде федераль округта зур группа белән чыгып, һәр округта татар активлары белән очрашып сөйләшәчәкбез. Эшче төркемнәр булдырабыз дибез икән, автономия җитәкчеләре вәкилләрне тәкъдим итәргә тиеш”, – диде.

Аның сүзләренчә, июнь аена проектның төп өлеше әзерләнергә тиеш. “Аннары июльгә кадәр яңадан тәкъдимнәрне туплап, 1 августка кадәр тулы әзерлеккә җиткереп, 30 августка кадәр кабул итәргә тиешбез”, – дип белдерде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/29/176095/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*