tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев татар оешмалары җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте
Васил Шәйхразиев татар оешмалары җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте

Васил Шәйхразиев татар оешмалары җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте

ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте. Бу хакта сөйләшү Шәйхразиевның Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларында эшләүче татар оешмалары җитәкчелеге белән очрашуы барышында булды.

“Татар иҗтимагый оешмаларын төбәк җитәкчелеге куәтләп торса да, проблемаларыбыз күп. Башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә моны раслар дип уйлыйм. Безнең оешмабыз ярлы, бөтен эш иҗтимагый оешма җитәкчесенә йөкләнә. Шуңа минем тәкъдимем бар – иҗтимагый оешмалар җитәкчелегенә хезмәт хакы түләп булмас микөн?” – дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразиевка Төньяк Осетия-Алания татарлары җәмгыяте рәисе Нурислам Галимов.

“Алдан ук кисәтим: хезмәт хакы булмаячак. Берегезгә бирсәк, башкаларга да бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә эзләгез, эшләгез – грантлар алырга, меценатлар белән эшләргә кирәк”, – дип аңлатты Шәйхразиев. Ул өлкә һәм шәһәр грантларына игътибар итәргә өндәде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181058/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*