tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Татар яшьләре форумында “дилбегәне” үз кулына алды
Васил Шәйхразиев Татар яшьләре форумында “дилбегәне” үз кулына алды

Васил Шәйхразиев Татар яшьләре форумында “дилбегәне” үз кулына алды

1-5 август көннәрендә Татарстан башкаласында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Бүген, 3 август көнне, Казанның Универсиада авылында форум пленар утырышының дәвамы башланып китте.

Дөньякүләм танылган галим, астрофизик Рәшид Сөнәев чыгышыннан соң, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев микрофонны үз кулына алып, форумны алып баруны үз җилкәләренә алды.

Иң беренче итеп Васил Шәйхразиев 1,5 сәгатьлек лекция тыңлаган яшьләрне физик күнегүләр ясатып, активлаштырып, залга кәеф кертеп җибәрде. Аннары Милли шура рәисе форум эшендә катнашучы делегатларның яннарына килеп, ачыктан-ачык сөйләшүгә күчте. делегатларга “Кем монда ничек килеп эләкте? Форумда ничәнче тапкыр катнашасыз? Мин бу форумнан нәрсә өмет итәм? Ниләр тәкъдим итәм?” кебек сораулар бирде.

Васил Шәйхразиев яшьләргә үгет-нәсихәт бирде, аларның теләкләрен тыңлады һәм киләчәк форумнарны ничек оештырыга кирәклеге турында бер атна дәвамында тәкъдимнәр кабул ителүе турында белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*