tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Татарстанның талантлы яшьләре белән очрашачак
Васил Шәйхразиев Татарстанның талантлы яшьләре белән очрашачак

Васил Шәйхразиев Татарстанның талантлы яшьләре белән очрашачак

12 мартта “Маяковский” иҗат киңлегендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә Татарстан делегациясен әзерләү буенча Оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашу була.

Очрашуда грант алучылар, бөтенроссия һәм төбәк бәйгеләрендә җиңүчеләр, социаль проект авторлары һәм җитәкчеләре, “Россия – мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумында катнашучылар, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучы Татарстан делегатлары булачак.

Дискуссиянең төп темасы –  Россиядәге бөтендөнья һәм бөтенроссия форумнарында катнашучылар базасында яшьләр берлекләренең үсеш механизмнары. Формаль булмаган очрашу кысаларында катнашучылар яшьләр форумнарының агымдагы тенденцияләре һәм Татарстан яшьләр делегациясе эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм перспективалары, шулай ук киләчәктә булачак чаралар турында фикер алышачак.

Башлана: 10:00 сәгатьтә.

Белешмә өчен: “Россия – мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумы Мәскәүдә 13-16 мартта узачак

Форумда Россия Президенты В.В.Путин тәкъдиме белән “Россия – мөмкинлекләр иле” ачык платформасына кергән проектларда катнашучылар җыела. Чара ачык социаль лифтлар системасын оештыру, талантлы яшьләрнең һәм профессионалларның төрле эшчәнлектә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, шулай ук иң яхшы җәмәгать башлангычларын консолидацияләү һәм хәйриячелеккә ярдәм итү өчен булдырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*