tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Томск өлкәсе татар оешмаларының актив әгъзалары белән очрашты
Васил Шәйхразиев Томск өлкәсе татар оешмаларының актив әгъзалары белән очрашты

Васил Шәйхразиев Томск өлкәсе татар оешмаларының актив әгъзалары белән очрашты

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында, җирле татар оешмаларының актив әгъзалары белән очрашты. Чара Томск өлкәсенең Татар мәдәният үзәгендә оештырылды. Биредә Васил Шәйхразиевны көләч йөз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.

Милли шура рәисе Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге белән танышып узды. Узган елда әлеге үзәк 25 еллыгын билгеләп үтте. Ул тарихи «Кәрим бай йорты»нда урнашкан.

Томск татар мәдәнияте үзәге каршында бүгенге көндә «Айнур» хореографик ансамбле, «Ялкын» вокаль ансамбле, «Нур» ветераннар үзешчән хоры, «Чулпан» вокаль-хореографик хоры, «Яшел диңгез» яшьләр клубы, «Талиб» ислам нигезләрен өйрәнү клубы, Балалар өчен «Татар теле һәм мәдәнияте» түгәрәге, «Якташлар» татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр клубы, «Замандашлар» ретро-клубы һ.б. эшли.

Томск өлкәсендәге эшлекле очрашулар Томск өлкәсе татар оешмаларының актив әгъзалары белән аралашудан башланды. Васил Шәйхразиев аларга миллләтебез өчен армый-талмый эшләгәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Аннары активистларны Конгресс эшчәнлеге белән таныштырып узды. Шулай ук ул бүгенге көндә эшләнә торган Татар халкының үсеш стратегиясенең милләт киләчәге өчен мөһим документ булуын ассызыклап узды. Һәм Томск өлкәсендә гомер итүче барлык милләттәшләребезнең аны булдыруда актив катнашачагына өметләр баглады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*