tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Томск шәһәренең Татар бистәсе белән танышты
Васил Шәйхразиев Томск шәһәренең Татар бистәсе белән танышты

Васил Шәйхразиев Томск шәһәренең Татар бистәсе белән танышты

Бүген Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Томск шәһәренең Татар бистәсе белән танышты. Биредә Милли шура рәисе бистәнең тарихи ядкарьләре Ак һәм Кызыл мәчеттә булды.

Томск шәһәрендәге Ак мәчет архитектор А.И. Лангер тарафыннан җирле татар байлары ярдәме белән 1914 елда төзелә. 1930 елларда Совет хакимияте биредәге мөселман мәхәлләсен куып тарата, шул елдан башлап мәчет бинасында төрле оешмалар урнаша. 1990 елда бина Томск шәһәре мөселманнарына кайтарыла һәм 1999 елда төзекләндерү эшләреннән соң кабат үз ишекләрен ача.

Кызыл мәчет бүгенге көндә Томск өлкәсендәге иң зур мәчет булып санала. Бирегә 1500 кеше сыя. Әлеге мәчет өчен җир 1883 елда бүлеп бирелә, мөселманнар тиз арада мәчет торгызалар, ләкин мәчет ике тапкыр янып харап була. 1901 елда татар сәүдәгәре Кәрим Хәмитов акчасына кызыл кирпечтән яңа мәчет төзелеше башлана. 1904 елда мәчет үз ишекләрен ача. 1907 елда аның янәшәсендә мәдрәсә дә эшли башлый. 1920 елларда Совет хакимияте җирле мәхәлләдән мәчет бинасын тартып ала. Бары тик 2002 елда гына мәчет мөселманнарга кайтарыла. 2015 елда төзекләндерелгән мәчет үз ишекләрен ачып, яңадан эшли башлый.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*