tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Удмуртия Республикасы Хөкүмәте белән Ижауда яшәүче татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште
Васил Шәйхразиев Удмуртия Республикасы Хөкүмәте белән Ижауда яшәүче татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште

Васил Шәйхразиев Удмуртия Республикасы Хөкүмәте белән Ижауда яшәүче татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев бүгенге Удмуртия Республикасына эш сәфәре кысаларында Удмуртия Республикасы Хөкүмәтендә булды. Хөкүмәт рәисе Ярослав Семенов белән очрашу кысаларында алар бер төркем мөһим мәсьәләләргә тукталды.

“Дөнья буенча 8 миллион татар сибелеп яши. Аларның күбесе Россиядә,  Татарстанда гомер итә, билгеле. Әмма Удмуртиядә, Иҗауда да, безнең 100 меңләп татар бар. Алар биредә төп халык, аларның монда әби-бабайлары, әти-әниләре яшәгән. Шуңа күрә аларның мәчеткә дә барасы, балаларын татар балалар бакчасына, мәктәпләренә урнаштырасы килә, үзләренең мәдәният сарайлары булуын да тели. Шуңа күрә без монда зур делегация белән бу мәсьәләләр турында фикер алыштык”, – дип билгеләп узды Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев Ижауга эш сәфәре кысаларында  “Спартак” халык иҗаты йортында булды.

1939 елда төзелгән элеккеге “Спартак” кинотеатры бинасы  мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Хәзерге вакытта бу бинага капиталь төзекләндерү таләп ителә. Ремонтка чыгымнар суммасы 20-30 миллион сум дип бәяләнә. Ремонттан соң татар иҗтимагый оешмалары “Спартак” халык иҗаты йортының исемен “Татар мәдәнияте үзәге” дип үзгәртү тәкъдиме белән чыккан.

Моннан тыш Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы санлы гимназия белән танышты. Андагы милли тәрбия, туган телдә укыту белән танышты.

Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов белән очрашу барышында “Спартак”  халык иҗаты йортын төзекләндерү мөмкинлекләре, 6 гимназиянең бүгенге торышы һәм киләчәге турында сөйләшү булды. Моннан тыш Удмуртия Республикасында татар телендәге теле-радио тапшыруларны саклау һәм үстерү проблемасы да күтәрелде.

Республикада татар телендә милли матбугат чаралары тулыкыйммәтле системасы гамәлгә куелган. 4000 тираж белән 16 полосалы “Яңарыш” газетасы чыгып килә. 20 елдан артык “Удмуртия” телерадиотапшырулар компаниясе эфирында татар телендәге тапшырулар бара. “Безнең вакыт” атналык мәгълүмати тапшыруы һәм “Күңелле кыңгырау” балалар проекты, эш көннәрендә барган “Хәерле иртә” тапшырулары республика татарлары арасында зур популярлыкка ия.

Әмма соңгы вакытта милли тапшыруларны кыскарту тенденциясе күзәтелә башлаган. Татар җәмәгатьчелеге моңа карата борчу белдерә. Әйтик, 2012 елның августында “Хәерле иртә” тапшыруы 35 минуттан 12 минутка калган. Шундый ук тенденция “Безнең вакыт” һәм “Күңелле кыңгырау” тапшырулары буенча да күзәтелә. 2018 ел башыннан “Күңелле кыңгырау” 2 тапкырга кыскартылган. Сөйләшү вакытында Ярослав Семенов тапшыруларның дәвамлылыгын элеккеге күләмгә кайтарырга вәгъдә биргән.

“Без ике Хөкүмәт арасында булган сөйләшү барышында алга таба планнарыбызны билгеләдек. Аларның бер төркемен бүген хәл итеп була. Әмма күбесен тормышка ашыру өчен вакыт таләп ителә. Чөнки монда экспертиза кирәк, проект кирәк, бюджет ягыннан планга кертү таләп ителә. Җитәкчелек ягыннан, иң мөһиме аңлау бар. Алга таба бу планнарны тормышка ашырырбыз дип уйлыйм”, – дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*