tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе халыклары съездында катнашты

Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе халыклары съездында катнашты

Бүген, 13 март көнне “Современник” киноконцерт комплексында Ульяновск өлкәсе халыкларының I съезды узды. Җыенда өлкәдәге милли-мәдәни автономияләр һәм җирле оешма әгъзалары, милли иҗтимагый оешмаларның яшьләр активы, милли массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, милли телләр укытучылары катнашты. Чарада Татарстан, Чувашия, Мордовия Республикаларыннан да вәкилләр катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессыннан съезд эшчәнлегендә Татар конгрессының Милли шура рәисе, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.

Създны Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов ачып җибәрде. Шулай ук Губернатор 2019 елга “Ульян өлкәсендә милли бердәмлек елы”ның чаралар планын раслады. Соңрак съезд катнашучылары алдында “Россия халыклары ассамблеясы”  рәисе Светлана Смирнова, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Николаев, Милли шура рәисе, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Чувашия мәдәният министры Константин Яковлев чыгыш ясадылар.

Ульяновск өлкәсе халыклары съезды Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкның йомгаклау чарасы булып торды. Съезд эшчәнлегендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләрне барладылар һәм киләчәккә яңа максат-бурычлар куйдылар.

Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да оештырылган иде. Съезд катнашучылары алдында “Умарина” Мордовия Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Ульян өлкәсенең “Держава” дәүләт тынлы оркестры чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*