tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Көньяк-Урал дәүләт университеты ректоры Александр Шестаков белән очрашты
Васил Шәйхразыев Көньяк-Урал дәүләт университеты ректоры Александр Шестаков белән очрашты

Васил Шәйхразыев Көньяк-Урал дәүләт университеты ректоры Александр Шестаков белән очрашты

Бүген Урал федераль округына эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Көньяк-Урал дәүләт университеты ректоры Александр Шестаков белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсенең вице-губернаторы  Анатолий Векшин һәм Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова катнаштылар.

Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе әйтүенчә, узган елны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов Чиләбе өлкәсенә эшлекле сәфәр белән килгәндә субъектлар арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Бу Казан һәм Көньяк-Урал университетлары арасында хезмәттәшлек итү өчен дә нигез булды.

Александр Шестаков Көньяк-Урал дәүләт университетның Казан федераль университеты белән тыгыз элемтәдә эшләвен ассызыклады һәм Казанга килергә ниятләвен белдерде.

Васил Шәйхразыев Көньяк-Урал дәүләт университеты  һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының уңышлы эшчәнлек алып баруларын әйтте. Милли Шура рәисе Александр Шестаковка   Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт Рәхмәт хаты тапшырды һәм  киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*