tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Владивостокта татар оешмалары вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразиев Владивостокта татар оешмалары вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразиев Владивостокта татар оешмалары вәкилләре белән очрашты

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе  эш сәфәре белән Владивостокта. Кичә алар Приморьеның губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко белән очрашу уздырды. Бүген Васил Шәйхразиев Приморье краеның татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Сөйләшүнең төп темасы – Владивостокта мәчет төзүгә керешү иде. Татарстан премьер-министры урынбасары Приморье крае татарларын мәчет төзелеше белән булган вәзгыять белән таныштырды.  Владивостокта мөселман гыйбадәтханәсен булдыруны татарлар инде күптәннән көтә. Барлыгы Владтивостокта 100 меңнән артык мөселман гомер итә.

Булачак мәчетнең беренче ташы инде 2012 елда салынган булган. Васил Шәйхразиев эш сәфәре барышында яңадан мәчет төзеләчәк урынны карап кайтты. Ул мәчет өчен бүленгән урынның уңайлы булуын билгеләп узды — бирегә шәһәрнең төрле районнарыннан килү дә уңайлы, парковка өчен дә җайлы, дип белдерде.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары сөйләп узганча, бу вакыт эчендә җир кишәрлеген теркәү мәсьәләсе хәл ителгән, булачак мәчетнең проекты әзерләнеп килештерелгән, шулай ук барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән. Васил Шәйхразиев Улисс бухтасы ярында мәчет төзелеше 2018 елның язында башланырга тиешлеген әйтте.

Кичә алар Приморьеның губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко белән очрашуда төзелеш эшләренең нечкәлекләре килештерелде. Татар оешмалары активистлары мәчет төзелешенә керешү уңаеннан сөенечен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*