tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев WorldSkills байрагын Финляндиянең Тампере шәһәренә тапшырды
Васил Шәйхразиев WorldSkills байрагын Финляндиянең Тампере шәһәренә тапшырды

Васил Шәйхразиев WorldSkills байрагын Финляндиянең Тампере шәһәренә тапшырды

Кичә Финляндиянең Тампере шәһәрендә WorldSkills һөнәри осталык чемпионаты байрагын тапшыру тантанасында Татарстан Республикасыннан вәкил буларак премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

  • Шулай итеп, байрак 2019 елда WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына юлын дәвам итә. 2017 елда бу байрак Байконур станциясеннән космоска юлланган иде, хәзер исә ул Җир шарында сәяхәт итә. Әлегә чемпионат байрагы дөньяның төрле шәһәрләрендә йөри. Ул инде Мадрид, Дуйсбург, Зволле, Атланта, Сеул, Абу-Даби, Синишта булды. Кичә байрак Тампере шәһәренә тапшырылды. 17 майда байрак Париж шәһәренә тапшырылачак, аннары Дублин, Санкт-Галлен, Сидней, Эдмонтон, Доломиты, Бирмингем, Бразилиа, Брюссель, Тайбэй, Канадзава, Вена буйлап сәяхәт итәчәк. Халыкара этаптан соң байрак Россиянең 85 шәһәре буйлап йөриячәк, ә чемпионат ачылышы алдыннан, 2019 елда, Татарстанның һәр районында һәм ике шәһәрендә сәяхәт кылачак.

Кичә Финляндиянең Тампере шәһәрендә байракны тапшыру тантанасын Татарстан вәкиле Васил Шәйхразиев ачып җибәргән. “Байрак тапшыру тантанасында без Казан, Татарстан турында сөйлибез, презентация уздырабыз”, – диде вице-премьер. Ул бәйрәмдә WorldSkills дөнья чемпионатын оештыру комитеты әгъзалары, Тампере мэрының катнашуын әйтте.

17 майда Васил Шәйхразиев WorldSkills байрагын Франция башкаласы Парижга тапшыру тантанасында катнашачагын әйтте.

Алсу Исмәгыйлева

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/15/163961/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*