tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: “Яшь чакта олы тормыш өчен база булдырып өлгерергә кирәк”
Васил Шәйхразиев: “Яшь чакта олы тормыш өчен база булдырып өлгерергә кирәк”

Васил Шәйхразиев: “Яшь чакта олы тормыш өчен база булдырып өлгерергә кирәк”

Яшьлек бер генә кимчелеккә ия – ул бик тиз узып китә. Шуңа күрә бу вакыт эчендә сиңа олы тормыш өчен база булдырып өлгерергә кирәк.  Иң мөһиме үзең өчен файдалы булу, аннары инде авылың, шәһәрең, районың, республикаң өчен. Бу эгоизм түгел, бу үз-үзеңнең җитди үсеше. Һәм бу беренче чиратта синең үзеңә, гаиләңә, якыннарыңа кирәк булачак. Бу сүзләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстанның актив яшьләре белән очрашу вакытында җиткерде.

Бүген “Маяковский” иҗат киңлегендә грант алучылар, бөтенроссия һәм төбәк бәйгеләрендә җиңүчеләр, социаль проект авторлары һәм җитәкчеләре, “Россия — мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумында катнашучылар, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучы Татарстан делегатлары җыелды.

Формаль булмаган очрашу кысаларында республикада гамәлгә ашырылучы яшьләр сәясәте, актив яшьләрнең россиякүләм чараларда катнашу тәҗрибәсе, яшь татарстанлыларның республикабызны танытуга керткән өлеше һәм проектлары турында сөйләү һәм фикер алышу булды.

Беренче чиратта яшьләр 4 ай элек Сочида узган “Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале” турында сөйләнде. Ул дөньяның 180 иленнән 30 мең яшьләр лидерларын җыйды. Татарстан делегациясе бөтен күрсәткечләр буенча иң яхшылардан булган. Уен эш мени 200 делегат бу урынга дәгъва иткән 2600 егет-кыз арасыннан сайлап алынган. Алар республиканы дискуссион, мәдәни, спорт юнәлешләре буенча тәкъдим иткән. Татарстанлыларның ирешкән уңышлары турында безнең делегация координаторы Нәфис Сираҗетдинов сөйләде.

“Безнең Татарстан” республика яшьләр форумы турында форумның башкарма директоры Мария Крюкова сөйләп үтте. Менә инде 8 ел дәвамында форум һәр яшь кешегә үз проектын тәкъдим итү һәм яклау мәйданчыгы булып тора.

Мария Крюкова Татарстан егет-кызларының 2017 елда гомуми суммасы 16 миллион сум булган грантлар отканын ассызыклап китте.

  • Мондый картина бер елныкы гына түгел, мондый вәзгыять елдан-ел кабатлана. Бу республикада яшьләр сәясәтен нәтиҗәле тормышка ашыру, республика җитәкчелеге ярдәме җимеше.

Блогер “Татар малай” Ринат Галиәхмәтов бәйсез блогер буларак төрле проектларда катнашуы һәм үз язылучыларын да республикада алып барылган яшьләр сәясәте, яшь татарстанлаларның уңышлары белән таныштырып баруы хакында сөйләп китте.

 

Диләрә Шувалова иртәгә Мәскәүдә старт алучы “Россия – мөмкинлекләр иле” фестивале турында сөйләп китте. Чара ачык социаль лифтлар системасын оештыру, талантлы яшьләрнең һәм профессионалларның төрле эшчәнлектә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, шулай ук иң яхшы җәмәгать башлангычларын консолидацияләү һәм хәйриячелеккә ярдәм итү өчен булдырылган.

Васил Шәйхразиев кеше тормышында мөһим этапларны атап китте:

  • Мәктәпкәчә белем – бүген баланы һәрьяктан үстерү, потенциалын ачу өчен бик зур мөмкинлекләр тудырыла. Белгечләр сүзләренчә, бездә булганның 30 проенты гына әи-әнидән күчә, калганнары мохит, теләкләр, мөмкинлекләр һ.б.
  • Мәктәп чоры – баланың кызыксынуларына карап эш йөртеп, без янә балага өстәмә белем бирү юнәлешләрен сайлыйбыз.
  • Студент еллары – бу чорда яшьләргә тулысынча ачылу өчен мөмкинлекләр бирү мөһим. Аннары мондый мөмкинлекләр булмаячак. Диплом кесәдә булгач, үзең, гаиләң булса – гаиләң өчен җаваплылык барлыкка килә.

“Татарстан Республикасы кайсы гына юнәлешне алма – лидерлар рәтендә. Башка төбәкләрдән коллегалар белән аралашканда да авызны ача гына башлыйбыз – барысы да аңлашыла, без инде беләбез, сез башкача булдыра алмыйсыз, сездә инде көйләнгән система, диләр. Әмма мин вице-премьер буларак та, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе буларак та бик еш Россия буйлап, Россиядән читтә эш сәфәрләрендә булам. Әйтергә кирәк, үз алдына амбицияле бурычлар куйган җитди субектлар бар, шуңа күрә безне инде куып тотмаслык дию, дөрес түгел. Болай дип уйлап, дөрес юлдан китмәвебез бар”, – дип кисәтте яшь буынны Васил Шәйхразиев.

Мондый форумнар, очрашулар һәр кешегә үзе куйган максатка җитәргә, яшәү мәгънәсен табарга, үзен борчыган сорауларга җаваплар табарга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.

Шулай ук ул интернет биргән мөмкинлекләргә тукталды. Безнең заманда мондый мөмкинлекләр юк иде. Әгәр дә бу инструментны үзебезнең үсеш юнәлешендә куллансак, бик зур югарылыкларга ирешергә була, ди Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Ярдәмләшү, бер-береңә дөрес юнәлеш бирергә тырышу, объектив тәнкыйть сүзләрен җиткерә һәм кабул итә белү кебек сыйфатларның да мөһим булуын әйтте ул. “Олыларның киңәшләре күпчелектә авыр кабул ителә, ачу чыгара, ә яшьләр бер-берсенә кирәк чакта әйтеп җибәрергә тиеш”, – дип ассызыклады ул.

Яшьләр белән очрашу вакытында 18 мартта илебездә булачак гаять мөһим чара – Президент  сайлауларына да тукталып киттеләр билгеле. Аралашуга йомгак ясап, залда утыручы яшьләрнең һәркайсыннан “Ни өчен мин сайлауларга барам” дигән сорауга җавапларын яңгырату белән тәмамланды.

Яшьләр “Мин җәмгыятьнең бер өлеше, минем тавышым мөһим”, “Минем көчле дәүләттә яшисем килә”, “ Мин үземнең, гаиләмнең киләчәген хәл итәм” кебек җаваплар бирде.

Иң ахырда Васил Шәйхразиевка Сочида узган “Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале” значогын һәм анда катнашучы команданың жилетын бүләк итү һәм гомуми фото ясау белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*