tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Яшьләр проектлары алга таба да дәвам итәчәк
Васил Шәйхразиев: Яшьләр проектлары алга таба да дәвам итәчәк

Васил Шәйхразиев: Яшьләр проектлары алга таба да дәвам итәчәк

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген татар яшьләре форумы активы белән очрашты.  Анда Тәбрис Яруллин да катнашты. Биредә сүз яшьләр проектларын алга таба да дәвам итү хакында бара. Исегезгә төшерәбез, 11 нче июньдә Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасар һәм Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе вазифаларыннан үз теләге белән китте.

Шул сәбәпле, татар яшьләре оешмалары белән җитәкчелек итү вазифасы вакытлыча Ленария Мөслимгә йөкләнә. Бу хакта бүген актив белән очрашу барышында Васил Шәйхразиев хәбәр итте. Ленария Мөслим моңарчы татар яшьләре форумы аппаратында баш сәркатип булып эшләде.

“Без яшьләр проектларын алга таба да дәвам итәргә тиеш,”- дип белдерде Милли шура рәисе. Алар хакында фикер алышу татар яшьләре форумы Советында да күздә тотыла. Тәбрис Яруллин форумның сайланган рәисе буларак, Совет әгъзаларын 22 нче июнь көнне көндезге сәгать 12 дә Казанда җыярга тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*