tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев яугир шагыйрь Фатих Кәримнең туган авылында
Васил Шәйхразиев яугир шагыйрь Фатих Кәримнең туган авылында

Васил Шәйхразиев яугир шагыйрь Фатих Кәримнең туган авылында

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Башкортостанның Бишбүләк районы Ает авылына эшлекле сәфәр белән килде.

Ул Бишбүләк  муниципаль районы җитәкчесе Наил Гатауллин һәм төзелеш оешмалар вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Фатих Кәрим музеен киңәйтеп төзекләндерү мәсьәләсен тикшерүдә  шагыйрь якташлары вәкиле буларак Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстан Республикасы милли музееның җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова,  Татарстанның Башкортостандагы тулы хокуклы вәкиле Ранель Зиннәтуллин һәм башкалар катнаштылар.

Киңәшмәдә каһарман шагыйрьнең музеен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән  төзекләндерүне  агымдагы елның  августында тәмамлау чаралары тикшерелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*