tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ык буе авыллары Сабан туенда катнашачак
Васил Шәйхразиев Ык буе авыллары Сабан туенда катнашачак

Васил Шәйхразиев Ык буе авыллары Сабан туенда катнашачак

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның Канадага эш сәфәре вакытлыча кичектерелде.  Татарстанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узуы белән бәйле рәвештә Васил Шәйхразиевның бу чараларда катнашу ихтыяҗы туды.  Милли Шура рәисенең бу илгә визасы агымдагы елның ноябренә кадәр гамәлдә.

 

Мәгълүмат өчен, бу атнада Васил Шәйхразиев Ык буе авыллары Сабан туенда катнашачак. Ул 23 июнь көнне Азнакай районында узачак.

Билгеле булганча, Ык елгасы Башкортстан, Татарстан, Оренбургның барлыгы 14 районы аша уза. Әлеге Сабан туе Ык буе татар авылларының зур бәйрәменә әверелеп, өч өлкәне тагын да дуслаштыру максатын тота.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*