tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев юбилейлы Әстерхан Сабан туенда кунак булды
Васил Шәйхразиев юбилейлы Әстерхан Сабан туенда кунак булды

Васил Шәйхразиев юбилейлы Әстерхан Сабан туенда кунак булды

Бүген Әстерханның Үзәк стадионы территориясендә юбилейлы өлкәкүләм Сабан туе бәйрәм ителә. Быел ул «Дуслык» татар төбәк җәмгыятенең 30 еллыгы кысаларында уза.

Сабантуйга өлкә районнарыннан һәм шәһәрләреннән күпсанлы кунаклар җыелды. Бу вакыйга белән әстерханлыларны котларга шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та килде.

Сабантуйның рәсми өлеше башланганчы Васил Шәйхразиев Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Игорь Бабушкин белән очраштылар. Очашуда Әстерхан җирендәге өлкә Сабан туйлары, 2017 елда биредә узган Федераль Сабантуй тәҗрибәсе, Татарстан белән Әстерхан арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек турында сүз барды. Шулай ук Васил Шәйхразиев Игорь Бабушкин белән Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан Каспий флотилиясендәге тантаналы чарада катнашты.

Әстерханда яшәүчеләр өчен өлкә Сабан туе күптән инде гомумхалык бәйрәменә әверелде һәм иң якты һәм матур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Әстерхан өлкәсе үзенең күп гасырлык дуслык традицияләре белән дан тота.

Традиция буенча, Сабантуйда Әстерхан өлкәсе һәм Татарстан иҗат коллективлары чыгыш ясый, шулай ук спорт ярышлары уза, шул исәптән батырлар милли көрәштә дә көч сынаша.  Барлык теләүчеләр дә җитезлектә һәм өлгерлектә ярыша, үз көчен күрсәтә ала. Биредә армреслинг, аркан тартышу, капчык белән көрәш, гер күтәрү һәм башка спорт ярышлары оештырылган. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр әзерләнгән.

Моннан тыш, бәйрәмдә уен һәм интерактив мәйданчыклар эшли. Мәсәлән, аларның берсендә теләгән һәркем татар телендә җыр башкарып, үзенең вокаль сәләтен күрсәтә ала.

Бәйрәм кысаларында милли утарлар да оештырылды. Васил Шәйхразиев һәм аны озатып йөрүчеләр аларны карап чыгып, традицион милли ризыклар белән сыйлана алды.

Әстерхан җирендә Сабантуй 30 ел дәвамында уза, ә 2008 һәм 2017 елларда биредә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә Федераль Сабантуй уздырылды.

Татарлар Әстерхан өлкәсендә халык исәбе буенча өченче урында тора, барлык яшәүчеләрнең 7% ын тәшкил итә. 2002 елдагы исәпкә алу буенча татарлар саны 70 590 (7,0%), 2010 елгы мәгълүматлар буенча : 60 523 (6,6%). Якынча исәпләүләр буенча, 2017 елга төбәктәге татарларның гомуми саны 77142 кеше (7,4%).

Әстерханның “Дуслык” татар милли мәдәнияте җәмгыяте 1989 елда оеша. Ул өлкәнең милли һәм дини гореф-гадәтләрен торгызучы һәм үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешмасы.