tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев – Үзбәкстанда
Васил Шәйхразиев – Үзбәкстанда

Васил Шәйхразиев – Үзбәкстанда

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев  эш визиты белән Үзбәкстанда.  Сәмаркандта аны Сәмарканд өлкәсе хакиме урынбасары Дилшот Мамодкулов һәм Сәмарканд өлкәсенең татар һәм башкорт мәдәни үзәге рәисе Әхмәт Субханкулов каршы алды.

Бүген шулай ук Сәмәркандка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Биредә аның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы булачак. Васил Шәйхрәзиев әлеге чараның модераторы.

Иртәгә Васил Шәйхразиев Сәмәркандта «КАМАЗ» автомобильләре җыю буенча яңа линия ачу тантанасында катнашачак. Аннары ул Ташкентка очачак. Биредә ул шулай ук бер төркем чаралар көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*