tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендәге татар үзәгендә милли тормыш кайнап торырга тиеш
Васил Шәйхразиев: Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендәге татар үзәгендә милли тормыш кайнап торырга тиеш

Васил Шәйхразиев: Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендәге татар үзәгендә милли тормыш кайнап торырга тиеш

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстан Республикасы Ташкент шәһәренең татар оешмасы үзәге белән танышты.

Үзәк Үзбәкстан Республикасы Министрлар кабинетының Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты бинасында урнашкан. Ташкент шәһәрендә Татар иҗтимагый мәдәни агарту идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин белдерүенчә, әлеге бүлмә оешмага бер ел элек хакимият тарафыннан тәкъдим ителгән. Бүгенге көндә үзәк милләттәшләребезнең очрашу урыны буларак эшли.

Милли Шура рәисе әлеге бүлмәгә ремонт ясап, техник яктан тулыландырып, заманча, милли татар тормышы кайнап торган үзәк буларак җанландырып җибәрергә тәкъдим итте. “Биредә ТНВ-Планета каналы эшләп торырга тиеш, “Халкым минем газетасы”, вакытлы татар матбугаты, бай китапханә булырга тиеш. Әлеге үзәк мондагы милләттәшләребезнең татар галимнәре, артистлары, язучылары белән очрашу урыны булсын. Үзәкне татарның йөзе итик”, – дип татар оешмасына бурычлар билгеләде һәм Татарстан Республикасы ягыннан ярдәм итү мөмкинлекләре барлыгы турында белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*