tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиевның Корбан гаете белән котлавы
Россия. Казань. 04.12.2017 - Интервью  (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) заместитель Премьер-министра Республики Татарстан Шайхразиев, Василь Гаязович
Россия. Казань. 04.12.2017 - Интервью (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) заместитель Премьер-министра Республики Татарстан Шайхразиев, Василь Гаязович

Васил Шәйхразиевның Корбан гаете белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, дин тотучы мөселман кардәшләр!

Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете белән тәбриклим.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи пакълеккә омтылуны күздә тота. Ул дөньяның барлык мөселманнарны берләштереп, үзара ярдәмләшүне тоярга мөмкинлек бирә, игелекле гамәлләргә өнди.

Шушы изге көндә, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә, күңелләребезне шәфкатьлелеккә, мәрхәмәтлелеккә юнәлтеп, һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын.

Корбан гаете һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын.

 

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*