tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәре мәчетенең төзелеш эшләре белән танышты
Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәре мәчетенең төзелеш эшләре белән танышты

Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәре мәчетенең төзелеш эшләре белән танышты

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәренә сәфәр кылды. Ул биредә Яңа Чабаксар шәһәре администрациясе башлыгы Ольга Чепрасова белән бергә Яңа Чабаксар мәчетендә алып барылган төзелеш эшләре белән танышты һәм мәхәллә җәмәгатен якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады.

Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте 1994 елның 18 маенда оеша. Аңа кадәр Чувашиядә нибары 2 мәчет булса, бүгенге көндә 42 мәчет эшләп килә.

Яңа Чабаксар шәһәренә нигез салынганнан бирле, биредә татарлар яшәгән. Совет чорында ук монда рәсми булмаган мөселман җәмгыяте оеша. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә шәһәрдә 6 меңгә якын татар һәм тагын ике меңгә якын башка милләттәге мөселманнар гомер итә.

Мәхәллә булдырылганнан соң Яңа Чабаксар шәһәре мөселманнары мәчет төзелешенә әзерләнә башлый. Чуашстан Республикасы Диния нәзарәте һәм мөфти Әлбир хәзрәт Крганов тырышлыгы белән җир кишәрлеге сайлый башлыйлар. Әмма бу эш озакка сузыла. Мәчет өчен яраклы кишәрлек табылганнан соң да, аны иман йорты төзелеше өчен бирү карары гамәлдән чыгарыла һәм проблеманы хәл итү процессы берничә елга сузыла. Хакимияткә яңа җитәкчелек килгәннән соң, мөселманнарны борчыган мәсьәләне хәл итү буенча актив сөйләшүләр башлана.

Идел елгасы ярында, педагогика техникумы янында, ниһаять, мәчет төзү өчен җир бүлеп бирелә. 2012 елда төзелеш башлана. Бүгенге көндә эшләр инде тәмамланып килә.

Яңа Чабаксар мәчете 250 кв.м мәйданга ия. Ул үзендә 150 кешене сыйдыра ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*