tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Ак калфак” иҗтимагый оешма әгъзалары белән очрашты
Васил Шәйхразыев “Ак калфак”  иҗтимагый оешма әгъзалары белән очрашты

Васил Шәйхразыев “Ак калфак” иҗтимагый оешма әгъзалары белән очрашты

Бүген, 22 гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Ак калфак” татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешма әгъзалары белән очрашты. Чара башында кунакларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Мидхәт Әбделмәнов җитәкчелегендә эшләп килгән “Милли аваз” җыр ансамбле дәртле җырлары һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.

Очрашу барышында, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев узган елда оештырылган чараларга нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга эш планын билгеләде. 2020нче елның иң мөһим чараларының берсе – август аенда узган «Милләт җыены» һәм анда кабул ителгән «Татарлар: гамәл стартегиясе» документы булды. Васил Шәйхразыев әлеге стратегияне тормышка ашыру  һәрберебезнең бурычы икәнен ассызыклады. Моннан тыш, ул  2021нче елның март аенда уздырылачак Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы хакында да сөйләде.

Утырыш Васил Шәйхразыевның, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова һәм Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина чыгышлары белән үрелеп барды.

Чарада бүләкләүләр дә бихисап булды, шулар арасында Дүртөйле шәһәренең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Васикова канаты астында эшләп килгән “Әллүки” ансамбле узган елны “Җырлыйк әле” фестиваль-конкурсында Гран-при яулаган булса, бүген Васил Шәйхразыев тарафыннан ансамбльгә татар милли күлмәкләре тектерүгә сертификат тапшырылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*