tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы җитәкчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы җитәкчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Бурятия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы Хөкүмәтенең рәис урынбасары – Бурятия Башлыгы һәм Хөкүмәтнең администрация җитәкчесе Баир Цыренов белән очрашты.

“Без ел саен Россиянең федераль округларында татар активы белән очрашабыз. Быелгы сәфәребезнең беренче ноктасы Улан-Удэ шәһәре булу очраклы түгел, чөнки Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте иң актив оешмаларыбызның берсе. Әлеге оешманың Бурятиядә алып барган эшчәнлегенә карата ярдәмчел һәм игътибарлы булуыгыз өчен Бурятия Хөкүмәтенә зур рәхмәтләремне җиткерәм” – дип сөйләде Васил Шәйхразиев.

Очрашу барышында ике регионның дәүләт һәм иҗтимагый өлкәләрдәге эшчәнлекне ныгыту буенча сөйләшүләр булды. Шулай ук Васил Шәйхразыев 2020 елның зур әһәмияткә ия булуын искәртте. “Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Бөтенроссия халык санын алу кебек зур чаралар көтелә. Ике республиканың моңа кадәр булган дустанә мөнәсәбәтләре киләчәктә дә саклансын иде”, – дип үз теләкләрен җиткерде Милли шура рәисе.

Баир Цыренов үз чиратында  Саҗидә Баталова рәислегендәге Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Бурятия Республикасында актив эшчәнлек алып баруларын һәм халык арасында хөрмәткә ия булуларын ассызыклап узды. “Бурят телен саклау һәм куллану буенча без Татарстан һәм Башкортстан тәҗрибәсен кулланабыз. 2023 елда Бурятия Республикасы төзелүнең 100 еллыгы, без сезне бик теләп шул тантанага чакырып калабыз”, –  диде үз чыгышында Баир Цыренов.

Алга таба Милли шура рәисе Улан-Удэ шәһәре башлыгы Игорь Шутенков белән очрашты. Очрашу барышында җитәкчеләр социаль-икътисадый үсеш, муниципаль берәмлекләр турында сөйләштеләр. Васил Шәйхразиев шәһәр башлыгын Татарстандагы проектлар һәм программалар белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*