tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенең вице-губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенең вице-губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенең вице-губернаторы белән очрашты

Бүген, 28нче гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Урал федераль округына эшлекле сәфәр кысаларында, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтендә вице-губернатор  Анатолий Векшин белән очрашты.

Шулай ук, очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова һәм Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов катнаштылар.

Васил Шәйхразыев Россия регионнарындагы татар оешмалары белән очрашулар 2018 елдан бирле дәвам итүе һәм быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, очрашулар чикләүләр белән үткәрелүе турында әйтте. Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы өчен 180 меңнән артык ватандашыбыз яшәгән Чиләбе өлкәсе белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе Лена Колесникова вице-губернатор Анатолий Векшинның Чиләбе өлкәсе Татар конгрессының тәкъдим – гозерләренә беркайчан да игътибарсыз калмавын әйтте. Шулай ук Лена Колесникова Чиләбе шәһәре филармониясе каршында татар төркеме булдыру мәсьәләсен күтәрде, Чиләбе өлкәсендә Татарстанның 5 Атказанган артисты һәм бер Халык артисты яшәвен билгеләп үтте.

Утырышта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы һәм Татар мәдәни үзәге өчен аерым бина булдыру мәсьәләсе каралды. Анатолий Векшин бу мәсьәләгә игътибар ителәчәген әйтте.

Шулай ук очрашуда Чиләбедә И.Әхмәровның 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрү турында карар кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*