tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чиләбе шәһәренең Ш. Бабич исемендәге китапханәсе белән танышты
Васил Шәйхразыев Чиләбе шәһәренең Ш. Бабич исемендәге китапханәсе белән танышты

Васил Шәйхразыев Чиләбе шәһәренең Ш. Бабич исемендәге китапханәсе белән танышты

Бүген Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ш. Бабич исемендәге 15 нче номерлы башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе белән танышты.
Ш. Бабич исемендәге башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе Чиләбедәге  белем учакларының иң борынгыларының берсе булып тора. Ул 1906 елның февраль башында мөселманнар өчен түләүсез китапханә-уку бүлмәсе буларак оештырылган. 1979 елдан китапханә Чиләбе шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы составына керә.
Бүгенге көндә китапханә Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр һәм килгән кунаклар өчен милли-мәдәни ял үзәге дә булып тора. Китапханә фондында 73168 китап бар, шуларның 40653 данәсе татар һәм башкорт телләрендә. Китапханә хезмәткәрләре башкорт һәм татар халыкларының милли мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклауга зур игътибар бирәләр.

Шулай ук китапанәдә рәссамнар Зәйнулла Латфуллин һәм Алена Аскарованың күргзмәләре дә оештырылган иде. Васил Шәйхразыев биредәге сәнгать әсәрләрен югары бәяләде. Гыйнвар-февраль айларында китапханә 115 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы уңайдан, Милли Шура рәисе китапханәгә яңа татар китаплары, шул исәптән “Татар тарихы” ның 7 томлыгын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсенең Мәдәният министры Алексей Бетехтин да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*